Сөендектә яшәүче токымлы сарыклар булдырган
Аны пенсионер дип әйтеп тә булмый, үз яшенә караганда яшьрәк күренгәнгә генә түгел, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баруы да моңа сәбәпче.
(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Сөендектән Зәкәрия Әхмәдиев 75 яшендә булса да эшкуарлык белән шөгыльләнә һәм шәхси ярдәмче хуҗалык алып бара.
Аны пенсионер дип әйтеп тә булмый, үз яшенә караганда яшьрәк күренгәнгә генә түгел, шулай ук актив тормыш рәвеше алып баруы да моңа сәбәпче.
“Әти-әни крестьян гаиләсеннән иде. Мин сугыш тәмамланганнан соң ике ай узгач туганмын. Хезмәт эшчәнлеген 13 яшьтә башлап җибәрдем”, – ди Зәкәрия Идиятулла улы. Мәктәпне тәмамлагач, ул шул чактагы күпчелек малайлар кебек, армиягә китә, хезмәтеннән соң Сөендеккә кайта. Авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Терлекчелектә, управляющий ярдәмчесе булып эшли. “1968 елда коммунистлар партиясенә кердем, ә хәзерге вакытта иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнәм”, – дип билгеләп үтә ул. Зәкәрия Идиятулла улы берничә ел Ульян өлкәсендә яши, агроном, бүлек идарәчесе, фәнни-производство системасында фәнни оештыручы булып эшли. Аның катнашында эшләнгән ашлык технологияләре Тәтеш районы хуҗалыкларында файдаланылган. 1999 елда кече ватанына кайткан, эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган. Бүгенге көндә ул, Сөендек авылы җирлеге вәкиле буларак, Тәтешкә дә, Казанга да ярминкәләргә еш йөри. Сатып алучыларга үзенең шәхси ярдәмче хуҗалыгындагы продукцияләрне тәкъдим итә. “Сарыкларым күп. Хәзерге вакытта ун сарык бар. Мин икенче бер төрле токым булдыра алдым, аларның йонын елга ике түгел, ә бер генә тапкыр алырга кирәк. Әле тагын бу токымдагы сарыклар икешәр бәрән китерәләр. Мин тәҗрибәле умартачы да әле: умартачылык белән 45 елдан бирле шөгыльләнәм. 50 сутый җиребез бар, азык чөгендере үстерәбез. Үзебезнең продукция белән яшибез, – дип сөйли Зәкәрия Идиятулла улы. – Ни аяныч, бүгенге көндә йон һәм бәрән итен сатуы авыр”.
“Ул безнең авыл җирлеген һәрдаим ярминкәләрдә тәкъдим итә. Сүз уңаеннан, Зәкәрия Идиятулла улы гражданнарның үзара салым программасында актив катнаша”, – дип тасвирлый язма героебызны Сөендек авылы җирлеге башлыгы Хафиз Измайлов.
Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баруы белән беррәттән Зәкәрия Идиятулла улы, хатыны белән бергә эшкуарлык белән дә шөгыльләнә: авылда егерме елдан артык элек азык-төлек кибете ачканнар. “Мин теләп эшлим, иҗтимагый эш белән дә шулай ук теләп шөгыльләнәм. Беркайчан да зур шәһәрдә яшисем килмәде. Хезмәт куясы килгән кеше авылда да һәрвакытта эш таба”, – дип йомгаклады сүзен Зәкәрия Идиятулла улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев