Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Сиринә Шакирова укытучылык юнәлеше буенча ышанычлы адымнар белән бара

Аның укытучылык стажы –32 ел, шуның 18 елын ул Тәтештәге 2нче урта мәктәптә химия укытучысы булып хезмәт куя.

–  Сиринә бөтенләй кечкенә булган вакытта ук инде укытучы булырга теләде. Курчакларны тезеп утырта да, аларга укытучы булып уйный иде, – дип искә ала кыз туганы Резидә Мостафина. – Мәктәптә ул химияне яхшы укыды, биологияне дә әйбәт белде. 1988 елда Пермьдәге педагогия институтын тәмамлады һәм теләгән һөнәрен алды – химия һәм биология укытучысы булды. Ул мавыгучан кеше. Нәрсә белән генә кызыксынса да, әлеге эш белән, музыка яки волейбол булсынмы, бик җитди итеп шөгыльләнә. Холкындагы бу сыйфатлары мине гаҗәпләндерә һәм сокландыра. Үз максатларына ирешүдә үҗәт, тырыш, аңа һәрчак эшнең асылына кадәр ирешергә кирәк, әгәр нәрсә дә булса эшләү зарурлыгы булса, ул чакта моны сыйфатлы итеп башкара. Кыскасы, үз эшенең остасы. Безнең Сиринә хәзер дә әле безне үзенең рух күтәренкелеге һәм зирәклеге белән гаҗәпләндерә.
– Иҗадилыгы, һөнәри белемлелеге, үзенә таләпчәнлеге, нәтиҗәлелеге, үз һөнәрендәге мавыгучанлыгы – боларның барысы да Сиринә Мөҗип кызы турында. Ул традицион алымнар кебек, шулай ук яңа педагогия технологияләрен камил белә. Эш тәҗрибәсен актив рәвештә күрсәтә: һәрвакытта югары дәрәҗәдә ачык дәрес­ләр, программаның ­аеруча да авыр бүлекләре, БДИ һәм ТДИга әзерләнү буенча кон­сультацияләр бирә, мастер-класслар үткәрә, муниципаль һәм рес­публика күләмендәге семинарларда чыгыш ясый, – дип тасвирлый хезмәттәшен Тәтештәге 2нче урта мәктәпнең укыту эшләре буенча директор урынбасары Наталья Вахтурова. – Сиринә Мөҗиповна бик аралашучан да әле. Аның янәшәсендә көч-куәт аласың. Ул игелеклелек һәм тормышны ярату үрнәге.
Сиринә Шакирова, һәр укучы тыңлап утыручы гына булмасын, ә уку барышында актив катнашсын өчен, укучыларда үз фәненә кызыксыну уятырга омтыла.
Химияне яраткан балаларда сәләтне үстерү өчен, укучыларны тикшеренү эшләренә җәлеп итәргә тырыша. Балаларның төрле дәрәҗәдәге олимпиада­ларда, бәйгеләрдә һәм конферен­цияләрдә актив катнашуы хез­мәтенең нәтиҗәсе булып тора. Сиринә Мөҗип кызы үз фәнен яңача укыту өчен үз белемнәрен камилләштерүдән туктамый.
Квалификациясен берөз­лексез күтәреп тору, яңа техно­логияләр, ­программалар үз­ләштерү, тәҗрибәсен гому­миләш­терү һәм бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр җиткерү – педагог боларның барысын да бик теләп, һөнәрен яратып, үзенең укучылары хакына башкара. Балалар моңа җавап итеп, үзләренең уңышлары белән сөендерәләр. Менә ачык мисал: узган уку елында БДИ нәтиҗәләре буенча химия фәненнән класс буенча уртача балл 72 иде (Татарстан буенча – 60,36). Иң югары нәтиҗә 94 балл иде.
– Сиринә Мөҗиповна улым­ның сыйныф җитәкчесе ­булды. Ул үз фәнен яхшы белгән, фәнгә кызыксыну уята алган, шулай ук балалар белән уртак тел таба белүче педагог, – дип уртаклаша мәктәпне тәмамлап чыккан укучының әнисе Елена ­Калашникова.
Сиринә Шакированың төп теләге: укучылар химияне яратсыннар, хәзерге заманда химия­не белүнең никадәрле мөһим икәнлеген аңласыннар, чөнки алга таба фәнни-технологик прог­рессны химиядән башка күз алдына китерү мөмкин түгел, дип саный педагог. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев