Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтешле Тихвин һәм Синявиноны саклаган

Бөек Ватан сугышында катнашучы Иван Авдонин якшәмбе көнне үзенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Ветеранның тормыш юлы хәзерге һәм киләчәк буыннар өчен үрнәк булырлык.

— Мин 1924 елның 31 мартында Кызыл Нечасово авылында тудым, — дип сөйли Иван Николаевич. — Алты яшькә кадәр шунда яшәдек, аннары Тәтешкә күчендек. Авыр вакытлар, ризык җитми иде, әти-әни безне ничек үстергәндер, бик гаҗәп. Совет-фин сугышы башлангач, күпләр укуларын ташладылар. Безнең сыйныфның кайберләрен Казан һөнәри училищесына җибәрделәр, мин калдым, гаиләгә ярдәм итәр өчен мөмкин булган һәр урында эшләдем. Хәтерлим әле, башка балалар белән бергә «Заготзерно» предприятиесендә ашлык суктырдым.

Язмышындагы борылыш мизгеле итеп, 16 яшен тутырып, мөһим документ — паспорт алу өчен милициягә баруын саный.

— Электр станциясе яныннан узып барганда, ачык ишектән двигательләр күрдем һәм эшкә урнашырга теләдем, — ди ул. — Һәм мине майлаучы итеп алдылар. Ах итәрлек вазифа түгел, әлбәттә, әмма мин тәҗрибәле хезмәттәшләремә игътибар иттем, эш буенча берәр нәрсә кирәк булса, алардан сорадым, махсус әдәбият укыдым һәм өч айдан соң мине машинист итеп күчерделәр.

Егетнең тормышы җайлана башлый, ул коллектив белән дә, түләү белән дә канәгать була, әмма сугыш башлана.

— Без дустым белән кичен күл буена балык тотарга киттек. Ул вакытка кадәр тыныч, кояшлы көн иде. Хәтта черкиләр очканы да ишетелде. Тәтештә радиоузел Свердлов урамында урнашкан иде. Без балык тотканда радиодан сугыш башланганын хәбәр иттеләр! Без шунда ук җыенып, өйгә кайтып киттек, — дип искә ала ветеран. — Әтине 1942 елның 10 гыйнварында мобилизацияләделәр, ул 22 февральдә һөҗүм вакытында Калинин фронтындагы беренче сугышта ук һәлак була. «Хәбәрсез югалган» дип җибәрделәр. Сугыш башланганнан алып безнең электр станциясендә нибары дүрт ир-ат калды. Тиздән аны да яптылар, 1942 елның июлендә мине Кызыл Армия сафларына чакырдылар, Мәскәүгә радистлыкка укырга җибәрделәр. 1942 елның ноябрендә Ленинград янындагы фронтка киттем. 191нче аерым зенит бронепоезды составында радист һәм артиллерист булдым, иптәшләрем белән бергә Ленинград өлкәсендә тимер юлны, Тихвин, Пикалево, Синявино һәм башка тимер юл станцияләрен сакладык. Ленинград ул вакытта блокадада иде, көчле сугышлар барды. Безгә немец самолетлары һөҗүм итте, ә зенит җайланмалары (пулеметлар) аларга каршы ут ачты. Саперлар тимер юлны чистарттылар, аны ремонтладылар, ә без аларны күктән сакладык. Тихвин һәм Ладогага якынайган саен, хәл тагын да катлаулырак иде. Совет гаскәрләре һөҗүм итте, безнең бронепоезд да бу процесска үз өлешен кертте. Җимерекләр аша Невада камалышта калган шәһәрдән яраланганнарны, балаларны һәм картларны алып чыкты. Бервакыт Ленинград ярына күп азык-төлек алып килделәр, ә шәһәр үзәгенә аларны алып бару өчен бернәрсә дә юк. Халыкны Тихвинга алып китәргә боерык килде. Пристань ясадык, кешеләрне яр буена китердек, әмма көчсезлектән күпләр бу юлларны күтәрә алмадылар.

Ватанны саклаучы Финляндияне азат итә, Карел муентыгында сугыша. Сугышта ике тапкыр яралана. Җиңү турындагы хәбәр Иван Авдонинга Латвиядә чакта килеп ирешә. Барыбыз бергә: «Ура!» дип кычкырдык, салют бирдек, ди ветеран. 1946 елның 15 маенда фронтовик демобилизацияләнә. Берникадәр вакыт ул Латвиядә яши, аннары Тәтешкә кайта. Гаилә кора, өч баласы туа. Хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше районның энергетика тармагы белән бәйле, аннан лаеклы ялга китә.

II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Хәрби хезмәтләре өчен», «1941 — 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Ленинградны саклаган өчен» һәм башка бүләкләр белән билгеләп үтелгән.

фотоны Виктор Демагин тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев