Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тормышка гашыйк кеше

“Гомер бик тиз үтте. Әмма юкка яшәлмәгән икән дип атланам”, – ди Бакырчы авылыннан Дамир Салихов.

(Тәтеш, 14 август, "Тәтеш таңнары", Алсу Максудова, Бакырчы авылы, фото Салиховларның гаилә архивыннан).  Доньяда файдасыз бер түмгәк булып яшәүнең ни кызыгы булсын, яшисең килеп яшәргә омтылырга кирәк, дибез. Әлеге шәхеснең тормыш фәлсәфәсе шуннан гыйбарәт. Байлыкны ул үзенең тырышлыгы, үҗәтлеге, тәвәккәллеге аркасында туп­лый. Бүгенгесе көндә аның менә дигән йорт-җире, техникалары, район авылларында шәхси кибетләре бар. Халыкны товар белән тәэмин итеп тора. Ул бернинди эш]ән дә тарсынмый. Кирәк икән тракторга утырып бакча да сукалый, кышын карын да чистарта. 

Заманында аңа товар ташучы, сельпо рәисе, колхозда техниканы запчасть белән тәэмин итеп торучы булып эшләргә туры килә. 
1998 елдан ул – эшкуар. Берничә ел терлек асрап, көне-төне эшләп, шулай башлап җибәрдек без үз хезмәтебезне. “Тормыш йөген бергә-бергә тартмасаң, бернигә дә ирешеп булмас иде”, – ди Дамир абый. 

Ул елларда хуҗалык рәисе булып Әдһәм абый ­Чукмарев эшләгән. “Сүзендә торучан, тырыш, карусыз, яңалыкны эләктереп алучы, вакытын бушка уздырмаучы, яхшылык­ны онытмаучы кеше ул ­Дамир”, – дигән фикердә ­Әд­­һәм абый аның турында. 
Алма агачыннан ерак төш­ми, ди халык мәкале. Дамир абыйның балалары Фирдүс белән Ландыш та үз гаиләләрен корып, матур гына гомер итәләр. Әти-әниләре алардан канәгать. 

Булдыра алган кадәр туганнарына, дусларына да ярдәм итәргә тырыша ул. “42 ел гомер итәбез, гаиләбезнең теләк-омтылышларын бергәләшеп тормышка ашыра бардык. Авырганда төп кайгыртучым да ирем булды”, – ди хатыны Гүзәл апа. 

Дамир абый көрәш ярата. Төрле шәһәрләрдә үткән әлеге чараларның тамашачысы ул. “Кечкенәдән көрәшәсем килеп үстем. Көрәшеп тә карадым, тик җиңүче генә була алмадым”, – дип елмая ул. Җырга-моңга гашыйк, үзлегеннән баянда уйнарга өйрәнгән. Күңеле тулганда кулына баянын алып, җырлап күңелен юатырга ярата. 

“Өч дистә елдан артык дус, тату яшибез. Дамир бик ярдәмчел кеше”, – диләр күршеләре Зәйнәп апа белән Рамис абый Сабитовлар.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев