Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Эльмира Җаббарова

Күптән түгел без социаль челтәрләрдә “Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре” темасына ­сораштыру уздырдык. Райондашлар өлкән буын вәкилләренең исемнәрен һәм фамилияләрен әйткәннәр иде.

(Тәтеш, 23 май, "Тәтеш таңнары"). Без, тәтешлеләр фикере буенча, 18дән 50 яшькә кадәргеләр арасында кемнәрне үзенчәлекле кешеләр дип әйтергә мөмкин икәнлеген ачыкларга булдык.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, безнең Интернеттагы дусларыбыз Наталья Дубровинаны, Эльмира Җаббарова, Юлия Тимарина, Наталья Понедельникова, Александр Сахарнов, Диана Егорова, Руслан Сәфәров, Олег Евсеев, Артем Николаев, Владимир Каргин, Татьяна Адаеваны үзенчәлекле кешеләр дип саный.

Эльмира Җаббарова
1981 елда Грозныйда туа. 1992 елда гаиләсе белән бергә Тәтешкә күченеп кайта. Педагогия училищесын тәмамлый, аннары – Казандагы юридик институтны. 2000 елдан алып өстәмә белем бирү үзәгендә методик эшләр буенча бүлек мөдире һәм “Ай корабле” вокаль берләшмәсе җитәкчесе булып эшли. “Миңа уңыш елмайды – мин үз эшемне, үземнең хезмәттәшләремне яратам, үземнең укучыларымны сөеп туя алмыйм, алар минем иң яхшылар, матурлар, сәләтлеләр һәм искиткечләр!  Һәр эштә һәрвакытта ярдәм итеп торган гаиләләр, без җылы мөнәсәбәттә булган балалар, һәм хәтта чыгарылышлар мине илһамландыра. Гадәти булмаган табигать гүзәллеге дә, тирә-юньдәге мәрхәмәтле кешеләр дә илһам бүләк итә”, – дип уртаклаша ­Эльмира.

Ул – шигырьләрдән торган ике җыентык авторы, күп әсәрләре төрле басмаларда бастырылган, һәм өстәмә белем бирү педагогларының “Йөрәгемне балаларга бирәм” республика бәйгесе лауреаты. 

ТР Мәгариф һәм фән ми­нистрлыгының Мактау грамотасы, Рәхмәт хатлары, ТРның мәктәптән тыш эшләр республика үзәге Рәхмәте, чикләрсез талантлар II рес­публика яшьләр фестивале фи­налистлары әзерләгән өчен Рәхмәт белән бүләкләнгән.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев