Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтеш районының үзенчәлекле кешеләре: Юлия Тимарина

 Без, тәтешлеләр фикере  буенча, 18дән 50 яшькә кадәргеләр арасында кемнәрне үзенчәлекле кешеләр дип әйтергә мөмкин  икәнлеген ачыкларга булдык.

(Тәтеш, 24 май, "Тәтеш таңнары"). Сораштыру нәтиҗәләре буенча, безнең Интернеттагы дусларыбыз Наталья Дубровинаны, Эльмира Җаббарова, Юлия Тимарина, Наталья Понедельникова, Александр Сахарнов, Диана Егорова, Руслан Сәфәров, Олег Евсеев, Артем Николаев, Владимир Каргин, Татьяна Адаеваны үзенчәлекле кешеләр дип саный.


Юлия Тимарина
1976 елда Монастырский авылында туа. Гаилә һәм йорт – тормышында иң мөһиме, шуңа күрә Юлия гореф-гадәтләрне хөрмәтли һәм саклый, аларны үзенең 3 кызына тапшырып калдырырга тырыша. Хәзерге вакытта күп һәм җентекле хезмәт таләп итә торган үзенең гаилә шәҗәрәсен төзү белән мәшгуль. Аның өендә һәм җир кишәрлегендә гаҗәеп тәртип, ә яңа ел бәйрәмнәрендә йорт яны территориясе әкият дөньясына әверелә. Авылдагы бер генә чара да аның катнашыннан башка узмый диярлек. Монас­тырскийда мәктәп ябылгач, уку йортының музее эшләүдән туктый, әмма ветераннар, тыл эшчәннәренең фотосурәтләре, хатирәләре белән альбомнары кала. Юлия әлеге мәгъ­лүматларның кү­чермәсен ясаган, ә бүгенге көндә шуларны безнең райондашлар белән дә уртаклаша. Ул авыл тормышы турында сөйләп, безнең “штаттан тыш” хәбәрчебез булып тора.

Юлия – иҗади кеше. Рәсем ясый, кос­тюмнар тегә, чигә, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнә, төрле кул эшләнмәләре ясый, җырлый. Әле тагын ул тирә-юньдәгеләргә җылы сүзләре, игелекле гамәле белән дә бик теләп ярдәм итә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев