Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтешле Дамир Нотфуллин руль артында 30 елдан бирле.

Техника белән мәктәп елларыннан ук мавыккан.

(Тәтеш, 22 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Спас районында туган ир-ат мәктәп елларыннан ук техника белән мавыккан, дуслары белән велосипедларны, мопедларны, мотоциклларны берничәшәр тапкыр сүткәннәр һәм җыйганнар. Һөнәр сайлар вакыт җиткәч, ул озак уйлап тормаган – техник-механик белгечлеге алыр өчен, Тәтештәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән.

“Башта техникум директорының шоферы булдым, аннары –  “Сельхозхимия” начальнигы урынбасарыныкы”, – дип искә ала Дамир Мөнир улы. – Шуннан соң КамАЗда эшли башладым. Тагылмалы арба белән зур йөкләр ташу рейслары төрлечә булды: Казаннан һәм Ульяннан – кирпеч, Кировтан такта ташыдым, колхозларга известь илттем”.

Яшь ир-егет Тәтештә үзенең тормыш пары Земфираны очраткан, йорт төзегәннәр, уллары туган. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Нотфуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга көтелә – уллары Россия Кораллы көчләре сафларыннан кайтырга тиеш, ул анда шофер булып хезмәт итә. Дамир Мөнир улының хезмәт эшчәнлегендә иң зур стажы – шәһәрара рейсларда пассажирлар йөртү, ул анда шофер булып инде 16 ел хезмәт куя. 

“Кешеләр йөртү – зур җаваплылык, – дип раслый үз эшенең остасы. –  Игътибарлылык, төгәллек, юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү зарур. Мар­шрутны һәр чокырына кадәр беләм, әлбәттә, шулай да уяулыкны югалтмаска кирәк, юл ваемсызлыкны кичерми. Төп бурыч – кешеләрнең иминлеген тәэмин итү”. Һәм шулай да моның белән беррәттән шунысын да билгеләп үтә, юлда йөрү күңелгә тыныч булырга тиеш, пассажирларга уңайлы булсын, алар автобустан яхшы кәеф белән чыксын өчен, хезмәт күрсәткәндә ягымлылык кирәк. Дамир Нотфуллин моның өчен мөмкин булганның барысын да эшли, һәм аның әйтүенчә, барысы да уңышлы баруына сөенә, димәк, көнне юкка гына уздырмаган дигән сүз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X