Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тәтешлеләрнең спортта җиңүләрендә аның да өлеше бар

Тәтешнең спорт мәктәбе шоферы Александр Николаев балаларны төрле дәрәҗәдәге ярышларга йөртә.

Юллардагы иминлек проблемасы – бүгенге көндә иң мөһимнәрнең берсе. Ваемсызлык һәм ялгышлык җибәрү сәламәтлек, хәтта кеше гомерен куркыныч астына куярга мөмкин, ә балаларны утыртып йөрткән шоферга аерым җаваплылык йөкләнә.


– Техникада күптәннән эшлим, шофер буласым килде, җәйге каникулларда комбайнда эшләдем, авто­мәктәптә укып чыктым, – дип сөйли ул. – ­Минем шоферлык стажым – 41 ел.


Александр Павлович әйтүенчә, балаларны утыртып йөрү буенча таләпләр соңгы вакытта арткан: техника ГЛОНАСС җайланмасы, гадәттән тыш хәлләрдә хәбәр бирүче төймә, тахограф, барлык пассажирлар өчен иминлек каешлары белән җиһазландырылган, хәрәкәт тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан артмаска, һәр өч сәгать саен юлда тукталырга, шулай ук видеотеркәгеч системасы урнаштырылган булырга, юл һәм салон эчендәге күренешләр дә яздырылып барылырга тиеш. Шофер ел саен автомәктәптә яңадан әзерлек уза, юл йөрү кагыйдәләрендәге яңалыкларны өйрәнә, юлларда килеп чыгу ихтималы булган төрле хәлләрне үзләштерә.
Шофер эшкә әзерләнүдәге үзе­нең иртәнге хезмәтен автобусны карап чыгудан һәм аның техник торышын тикшерүдән башлый, ә бүгенге көндәге хәлләр белән бәйле санитар куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча чаралар көчәйтелгән, димәк, саклану әйберләренең барысы да тәртиптәме икәнлеген тикшерү зарур дигән сүз.
Александр Павлович йөри торган юл маршруты төрле юнәлешне үз эченә ала, чөнки безнең спортчылар республика дәрәҗәсендәге ярышлардан читтә дә катнашалар. 


– Пенза, Пермь барыннан да ерактарак, гадәттә анда җиңел атлетчыларны, йөзүчеләрне алып барам, – ди беренче класслы шофер. – Бездә секцияләр күп, балаларның спорт казанышлары бар, үз осталыкларын республикада да, аннан ары да күрсәтәләр. Балалар бездә әйбәтләр, үткеннәр, көчлеләр, минем күз алдында үсәләр. Алар өчен шатланам, әлбәттә, чыгыш ясаган вакытларында безнекеләр өчен җанатам. Тәтешлеләр призлы урыннар алганда, кубоклар, медальләр белән кайтканда, аеруча да горурланам, автобус салонында рух күтәренкелеге, җиңү шатлыгыннан бердәмлек һәм шатлану тойгылары хөкем сөрә. Мин дә канәгать калам, балаларның җиңүенә үземнән өлеш кертәм дип саныйм, чөнки үз бурычымны үтим – спортчыларны тиешле урынга уңайлы итеп алып барам һәм алып кайтам.


Александр Павлович әйтүенчә, ул үзенең хезмәтен ярата, үзенең коллективын хөрмәт итә, яшь пассажирлар белән җиңел генә уртак тел таба, ә алар аның хакында игътибарлы һәм ягымлы шофер буларак билгеләп үтәләр.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев