Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Туган җирен ярата

Олытормылы Айрат Әхмәтҗанов – “Новая Заря” авыл хуҗалыгында яшь механизатор.

(Тәтеш, 5 декабрь, "Тәтеш таңнары, Галина Таҗетдинова (автор фотосы)  ). Ул нибары өлкәнрәк хезмәттәшләре өчен генә яшь, ә җирле хуҗалыкта аның эш тәҗрибәсе шактый. “Авыл хуҗалыгы производствосында эшләргә омтылуны әтидән үрнәк итеп алдым, – ди Айрат. – Мәктәптән кайтам да, аның кабинасында утырып торыр­га сорыйм, аның эшләгәнен игътибар белән күзәтә идем, ә ул мине берникадәр өйрәтеп, үзенең осталык серләрен ачты. Тугызынчы сыйныфта чакта мине урып-җыю вакытында комбайнчы ярдәмчесе итеп куйдылар. Җиңел булмады, ләкин эшләдем, көч түгеп ирешкән акчаны алдым, аны горурланып әти-әнигә бирдем”.

Айратның үз яшенә карамастан, авыл хуҗалыгы техникасы белән эшләү тәҗрибәсе зур, хезмәттәшләрен һәм әтисен беркайчан да кыен хәлдә калдырмый. Механизатор аларның барысы кебек үк, бөтен тырышлыгын кызганмыйча, уртак хезмәткә җаны-тәне белән бирелеп хезмәт куя. Тәҗрибә генә түгел, ә барыннан да бигрәк үзенең вазифасына һәм ышанып тапшырылган техникага намуслы мөнәсәбәте дә аңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирә. Авыл эшчәне шәһәргә китмичә авылда калганына һәм әти-бабаларының кече ватанында эшләвенә һич кенә дә үкенми. Ул Әхмәтҗановларның нәсел җебен дәвам итеп, үз гаиләсен корган, авыл хуҗалыгы предприя­тиесендә бозау караучы булып эшләүче хатыны белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Әхмәтҗановлар берничә ел элек яшь гаиләләр өчен торак прог­раммасына керергә уйлаганнар һәм инде аларның яңа мәһабәт йортлары ике елдан бирле Олы Тормы урамына ямь өстәп тора. “Авыл гореф-гадәтләргә һәм туган җирләренә тугры булган нәкъ тә менә шундый нык гаиләләр белән яши”, – дип белдерә тырыш эшчәннәр турында хуҗалык җитәкчесе Илһам Хисамов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев