Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Туган яктан кадерлерәк берни юк

Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсүмовны нәселдән килгән умартачы, күңеле белән артист, туган ягына гашыйк кеше буларак, менә шулай берничә сүз белән, тасвирлап була.

(Тәтеш, 17 ноябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы)  ).  Яңа мәдәният йорты бинасына керү юлындагы гаҗәеп гүзәл күренешләр җирле яшәүчеләрне таң калдырып, тирә-юньгә матурлык өстәп тора. Без дә бирегә тәүге кабат аяк баскач, территориянең үзенчәлекле бизәлешен: су бөркеп торган фонтан, чыршы ботаклары астында тын гына утырган ак канатлы “ләкләкне” кызыксынып күзәттек. Боларның барысы да кулларыннан бар эш тә килгән Хәлил Исхак улы тарафыннан булдырылган.

Ул Кече Әтрәчтә туа. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң умар­тачылыкка укый: әлеге һөнәр үземә һәрвакытта ошады, ди. Аннары Читада танк гаскәрләрендә хезмәт итә һәм хәтта исемле корал белән бүләкләнә. Ә армиядән соң ветеринария институтына укырга керә. Югары белем алып, Югары Осланда умартачылык буенча зоо­техник булып эшли, әмма әтисенең сәламәтлеге какшап китү сәбәпле, туган авылына кайта һәм Вахитов исемендәге колхозда хезмәт куя. Бәхетсезлек очрагы Хәлил Исхак улының язмышын төптән үзгәртә: ул фаҗигагә эләгеп, умыртка баганасына зыян китерә. Сәламәтләнгәч ир-егеткә авыл клубы директоры вазифасын тәкъдим итәләр, һәм менә инде 30 ел ул якташларының мәдәни тормышын оештыру белән шөгыльләнә. Әлеге вакыт эчендә гармунда уйнарга өйрәнә, ләкин барыннан да бигрәк биергә ярата. Бәлки шул сәбәптәндер, ул балаларның “Умырзая” бию коллективына бөтен күңелен бирә, өйрәтер өчен атнага берничә тапкыр хореографны алып килгән чаклары да булган. 

Олырак егет-кызлар да, тәҗрибә белән зирәкләнгән авыл кешеләре дә Хәлил Исхак улының игътибарыннан читтә калмый. Ул беренчеләрен җыеп табигый материаллардан кул эшләнмәләре ясау, кәрҗиннәр үрү белән шөгыльләнсә, икенчеләре белән татар халкының гореф-гадәтләрен саклау буенча чаралар оештыра. Аерым алганда, районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының район ­бүлеге җитәкчесе Рима ­Сафиуллова ярдәмендә Кече Әтрәчтәге җирле бүлек актив эш алып бара. Мәдәният йорты территориясенә Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл урнаш­тыру инициативасы белән дә нәкъ тә менә Хәлил Исхак улы чыгыш ясый. Әлеге тәкъдимне җирлектә яшәүчеләр дә, “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Радик Нургалиев та хуплый. Шулай итеп, Кече Әтрәчтә фашист илбасарларына каршы көрәшкән авыл кешеләренең батырлыгы хөрмәтенә һәйкәл барлыкка килгән. Хәлил ­Исхак улы авылга газ кертүдә һәм мәчетне төзүдә катнашкан. 

Кечеәтрәчлеләр өчен 2016 елда яңа мәдәният йорты ачылу зур вакыйга булган. Аңа кадәр ул башта совет вакытындагы агач, ә аннары кирпеч бинада урнашкан була. Ни гаҗәп, Хәлил Исхак улы фоторәсемнәр белән альбомны кадерләп саклый, анда авылдагы мәдәният йортының тарихы сурәтләнгән: диварлары торгызылганнан алып тантаналы ачылуга кадәр.

Алар хатыны Мәдинә белән бергә 36 ел тату гомер кичерә. Ике кыз үстергәннәр, ә хәзер аларга оныкларын  тәрбияләргә ярдәм итәләр. “Мин хатыныма әти-әниемә картлык көннәрендә кадер-хөрмәт күрсәткәне һәм мине һәр нәрсәдә хуплаганы өчен бик тә рәхмәтле”, – ди Хәлил Исхак улы. Һәм, чынлап та, эштәге шундый мәшәкатьләр белән уңган хуҗабикәнең һәм кайгыртучан ­хатынның ышанычлы тылы кирәк.
Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры киләчәккә планнары белән бик теләп уртаклаша: “ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан клуб янәшәсендә парк булдырырга телибез. Балалар үзләренең әти-әниләре хөрмәтенә инде берничә савыр үсентесе утыртты”. Әле тагын үзенең кече ватанын – җир йөзендә иң матур урыннарның берсе дип саный мәдәният хезмәткәре. 

“Мин үз хезмәтемне, кешеләрне, үземнең авылымны яратам”, – ди Хәлил Исхак улы. Һәм һич кенә арттырмый, чөнки туган яктан да кадерлерәк берни  юк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев