Туклыклы төшке аш кәефне күтәрә
Интернат-йортның өлкән аш пешерүчесе Ирина Нефедова ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте белән бүләкләнде.
(Тәтеш, 6 март, «Тәтеш таңнары»). Аш пешерүче кешеләр өчен тәмле һәм файдалы иртәнге, төшке, кичке ашлар әзерләү – үзенең төп бурычы дип саный. Һәм ул аны 26 елдан бирле уңышлы эшләп килә, аның поварлык стажы барлыгы утыз елдан күбрәкне тәшкил итә.
– Камыр ризыкларының хуш исе безнең өйдә еш аңкый, әнинең пироглары бик тәмле, камыры йомшак, кабарынкы, гомумән әнинең барлык ризыклары да тәмле була иде, – дип искә төшерә Ирина Николаевна.
– Мин дә кечкенәдән аның тирәсендә аш-су бүлмәсендә кайнаштым, бәлки комачаулаганмындыр да, шулай да әни мине беркайчан да кумады, шулай әзерләргә өйрәндем дә инде.
Кече Бисәрдә туып-үскән Иринага һөнәре яраткан эшенә әйләнгән, ул Самарада повар-кондитер белгечлеге буенча училище тәмамлаган. Ул кулинар цехында укуының беренче көненнән һөнәри осталыкны үзләштергән. “3 көн укыдык, 3не – эшләдек, теорияне шунда ук тәҗрибәдә кулландык, – ди хатын-кыз. – Һәм мондый тәртип алга таба эшләр өчен күп нәрсәләрне белергә ярдәм итте”.
Интернатның өлкән аш пешерүчесенә 4нче разряд бирелгән, ул гади дә, катлаулы да ризыкларны әзерләү осталыгына бер үк дәрәҗәдә ия, азык-төлекнең төрле үзлекләрен, вакытын һәм аларны саклау кагыйдәләрен белә. Хезмәттәшләре әйтүенчә, белгеч иң гадәти азык-төлекләрдән дә төрледән-төрле тәмле ризыкларны сыйфатлы һәм тиз әзерли белә. Бу осталыгы интернат шартларында зур әһәмияткә ия, чөнки өлкән яшьтәге кешеләр биредә тәүлек әйләнәсе яши.
– Ашханә һәм кухня яхшы итеп җиһазландырылган, бөтен җайланмалар да бар, барлык цехлар аерым урнашкан, – ди Ирина Нефедова. – Хезмәт шартлары әйбәт. Кухнядагы хезмәттәшем Нина Четаева белән инде бергә күп еллар дус, үзара аңлашып эшлибез.
Аш пешерүче хәзерге вакытта интернатта яшәүче 47 кеше өчен ризык әзерли, өстәвенә шикәр диабеты чире булганнар өчен аерым өстәл бар. Өлкәннәр итле, балык ашамлыкларын, камыр ризыклары – эчлек белән пироглар, кабартмаларны яраталар, дип белдерә ул. Җәй айларында туклануда, китерелгәннән тыш, әле тагын интернат бакчасындагы алмалар, түтәлдән алынган яшеллекләр барлыкка килә – боларның барысы да табигый чиста. Иганәче быел социаль учреждениегә яңа теплица бүләк иткән, димәк, үз яшелчәләре дә булачак.
– Безнең эшкә бәя – ул ризыкларны тулысынча ашап бетерүләре, – ди елмаеп Ирина Николаевна. – Пандемия белән бәйле аерым шартларда эштә беркая китмичә хезмәт куюы җиңел булмады. Тагын да тәмлерәк пешерәсе килде, чөнки туклыклы төшке аш кәефне күтәрә, күпмедер дәрәҗәдә стрессны да бетерә.
Интернатта яшәүчеләр үзләренең аш пешерүчеләрен мактыйлар: “Ирина Николаевна төгәл, игътибарлы, кайгыртучан, аның куллары алтын, барлык ризыклары да тәмле, ә камыр ашамлыкларыннан өйдәге кебек хуш ис һәм җылылык аңкый”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев