Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тыңлый һәм киңәш бирә белә

“Кешеләргә ярдәм итү – игелекле һәм изге гамәл”, – дип саный фармацевт ­Валентина Князькина.

(Тәтеш, 20 июль, "Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова  (автор фотосы)).“Кешеләргә ярдәм итү – игелекле һәм изге гамәл”, – дип саный фармацевт ­Валентина Князькина.

Ул тумышы белән Пролей-Кашадан, сигезьеллыкны бик яхшыга тәмамлаган, Казандагы фармацевт училищесында укуын дәвам итәргә киңәш биргән үзенең апасына бик ихтирамлы.

“Диплом алгач, 1983 елда билгеләнеш буенча үзебезнең үзәк район даруханәсенә эләктем, –  дип искә төшерә Валентина Владимировна. – Коллектив зур иде, безне, ике яшь кызны, бик теләп кабул иттеләр. Берәр нәрсәне дөрес ясамау­дан борчылып куллар калтырады, җаваплылык зур, әмма өлкән хезмәттәшләр ягыннан шелтәләүләр булмады, бары тик файдалы киңәшләрен бирделәр һәм булыштылар. Остазлык югары дәрәҗәдә алга киткән иде”.

Соңрак Князькиннар күченгән Ульяновскийда да  аңа эш тәҗрибәсе тупларга туры килгән. Фармацевт анда даруханәнең производство цехында 15 ел хезмәт куйган, һәм, аның әйтүенчә, алар тарафыннан җитештерелгән дару төрләре өлкән кешеләрдә, кечкенә сабыйлары булган әти-әниләрдә аерым сорау белән кулланылган, нарасыйлар өчен мондый тәэсир итүчән тынычландыргычлар хәзер юк инде.

Вакыт бара, шәһәрдә яшәү ничек кенә яхшы булса да, авыл кешеләренең күңеле кече ватанга тартыла, күченәләр, тәҗрибәле белгеч билгеләп үткәнчә, һөнәре буенча эш табылуына ул бик сөенә.

“Без үз эшебезнең осталары гына түгел, шулай ук, хезмәт үзенчәлеге буенча сизгер психологлар да булырга тиеш, чөнки даруханәгә күңел халәтен бушатыр өчен генә дә киләләр. Олы яшьтәге кешеләр аеруча да аралашыр өчен керә – аларны тыңларга, тынычландырырга, киңәш бирергә кирәк, – дип сөйли белгеч. – Кайбер клиентларны озак вакытлар күрми торсаң, йөрәк шомланып куя – берәр нәрсә булмады микән дип. Аларның: “Рәхмәт, син миңа ярдәм иттең, кызым, мин бары тик күреп чыгарга кердем”, – дип әйтүләре сөендереп җибәрә.

Аның эш буенча хезмәттәше Диана Родионова болай дип билгеләп үтә: “Валентина Владимировна һәрвакытта ягымлы, клиентлар белән һәрвакытта уртак тел таба, фармакология буенча киң гыйлемгә ия, фармацевт базарында яңа дарулар һәм препаратлар, яңа дәвалану технологияләре һәм чирләрне диагностикалау барлыкка килә, шуңа күрә ул үзенең белемен һәм һөнәрен даими камилләштерә”. Шулай да дәвалану нәтиҗәсен ныгыту өчен салкын тидерүгә каршы үләннәр, дәвалау җыелмаларын фай­даланыр­га киңәш итә. Һәм аның өендә һәрвакытта киптерелгән бөтнек, лимон бөтнеге, юкә чәчәге, каен җиләге, карлыган яфрагы бар.

Валентина Владимировна сәламәтлекне ныгыту буенча киңәш бирүебезне үтенгәч, болай җавап бирде: “Минем күзәтүләрем буенча, ирем белән безнең әти-әниләргә карап, аларга 88 һәм 90 яшь, шундый нәтиҗәгә киләм, беренчедән, организмга физик киеренкелек – хезмәт кирәк, ә әгәр хезмәт утырып эшли торган икән – спорт белән шөгыльләнегез, икенчедән – табигый чиста, файдалы ризык кулланыгыз, өченчедән – тукланганда һичшиксез чаманы белегез – артыгын ашамагыз. Һәм үз тәҗрибәмнән чыгып өстим – уңай халәт һәм күтәренке рух күбрәк булсын, тормышка сөенеп яши белегез!”
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X