Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Тынычлык өчен рәхмәт

Тәтешле, Дан орденының тулы кавалеры Петр Иванович Малкин тууына быел йөз яшь була.

(Тәтеш, 10 ноябрь, Тәтеш таңнары,  Галина ТАҖЕТДИНОВА). Корал төзәүче кече сержантка Берлинга кадәр барып җиткәнче никадәрле утлы юллар аша узарга туры килгән, үткәндә калган яулар хакындагы хәтер төенчегендә никадәрле истәлекләр урын алган.

Батырларча сугышкан – иң югары солдат бүләге – өч дәрәҗә Дан Орденына лаек булган.
Җиңү байрагы җилфердәгән рейхстагның корымланган стеналарында совет сугышчылары тарафыннан язылган йөзләгән сүзләр күренә. Колонналарның берсендә кече сержант басып тора һәм тырышып яза: “Без Сталинград стеналары янында җанны кызганмыйча каршы торучылар, фашист өне – Берлинны штурмлаучылар. Сталинградтан алып Берлинга кадәрге юлны үттем. П.И. Малкин, 1918 елда туган, Татариядән”.

Петр Иванович Малкин 1918 елда Тәтеш шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. 1938 елда зоо­техник техникумын тәмамлый. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайта, Тәтешнең махсус элемтә пунктында фельдъегер булып эшли. Шуннан соң, фашист илбасарлары илебезгә һөҗүм иткәч, Петр Малкинны 1942 елның маенда фронтка алалар.

“Сталинград янында сугышканда, без җанны кызганмыйча каршы торырга дигән ант бирдек! Ничек кенә авыр һәм кыен булмасын, без биргән антны үтәдек – фашист­ларны чолгап алдык һәм тар-мар иттек”, – дип яза ул үзенең автобиографиясендә. 367нче аерым истребитель-танкка каршы дивизиянең корал төзәүчесе рядовой Малкин 1944 елның 27 мартында Ковель шәһәренә барып керү юлындагы сугышларда үзенең коралын пехотаның хәрби тәртибендә куеп, дошманның 20гә якын солдатын һәм офицерын, фашистларның 2 станоклы һәм 1 кул пулеметын юкка чыгара, моның белән пехотаның алга таба хәрәкәт итүенә йогынты ясый. Дивизия боерыгы буенча 1944 елның 4 маенда ул III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 1944 елның июлендә Волын өлкәсенең Ковель шәһәре өчен барган бәрелешләрдә пехотаның сугышчан тәртиптәге коралы белән кызыл армияче Малкин дошманның 3 ут ноктасын юк итә. 1944 елның 7 июлендә пехотага ярдәм итеп, 1 кул пулеметын, 1 дзотны юкка чыгара һәм 2 станоклы пулеметны изеп вата. 1944 елның 8 июлендә үзенең корал уты белән 2 кул пулеметын, снайперны юк итә һәм дошманның 3 станоклы пулеметын сафтан чыгара, моның ярдәмендә, укчы подразделение сугышчан бурычын уңышлы үти. Петр Иванович 1944 елның 8 авгус­тыннан 47нче армия боерыгы буенча II дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.

Йөзенче гаубицалы артиллерия бригадасы корал төзәүчесе кече сержант Малкин расчет составында хәрәкәт итеп, 1945 елның 16 – 25 апрель көннәре эчендә Берлинга керү юлындагы сугышларда дошманның хәрәкәт итүче көчен һәм хәрби техникасын тар-мар итә, 2 миномет батареясен, 3 каршылык узелын юкка чыгара. СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә ул 1946 елның 15 маенда I дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә. 

“Үземнең коралдан рейхстаг ­буйлап соңгы залпны бирдем”,  – дип яза автобиографиясендә Петр Малкин.

Кече сержант Малкин 1946 елның гыйнварында демобилизация­ләнә. Ватанга әйләнеп кайта, Тәтеш шәһәрендә яши. Ольга Матвеевнага өйләнеп, алар гаиләсендә кыз һәм малай туа.

Петр Ивановичка 1954 елда техник хезмәтнең кече сержанты исеме бирелә. Районның элемтә узелында фельдъегер, шәһәр башкарма советында секретарь, район элемтә узелы начальнигы урынбасары, башка җаваплы вазифаларда эшли. Аның үлеменнән соң, 1980 елда, шәһәрнең бер урамына әлеге кешенең исеме бирелә.
Туганнары, танышлары хатирәләре буенча, ул бурычын җиренә җиткереп башкаручы, зирәк киңәшче, яраткан ир, әти һәм бабай була.

Аның шәһәребездә, Казанда, Ульяновскида яшәүче дәвамчылары, без, тәтешлеләр кебек үк, Петр Иванович Малкин белән горурлана. Аның якты истәлеге алдында баш иябез, гомер һәм тынычлык бүләк иткән өчен аңа рәхмәт белдерәбез.

фото: Малкин гаилә архивыннан
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев