Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укучыдан алып – абруйлы җитәкчегә кадәр

Тәтештә яшәүче Александр Алешин хакында шәһәрлеләр сәләтле җитәкче һәм тәртипле кеше буларак белә.

(Тәтеш,  12 декабрь, Тәтеш таңнары, Лина ТИХОНОВА, фото Алешиннарның гаилә архивыннан). Ул Владимир өлкәсендәге авылда туа, авыр крестьян хезмәтен кечкенәдән үк күреп үсә. Булдыклы үсмер 12 яшьтән атлар карый, аның белән бәрәңге буразнасы сыза, урманнан печән ташый, колхозда бригадир да, ферма мөдире дә булып эшләгән әнисенә бик еш ярдәм итә.  Ә фронтовик әтисеннән максатларына ирешүдә тәвәккәллеккә һәм ныклыкка өйрәнә.

Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Владимирдагы  авиамеханика техникумына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, тимер кисүне эшкәртү буенча техник-технолог белгечлеге ала.

Яшь егетне Казан вертолет заводына җибәрәләр, Александр Павлович анда өйрәнчек шомартучыдан цехның план-диспетчер бюросы  начальнигына кадәр күтәрелә. 

1968 елда гаиләсе белән Тәтешкә кайту аның тормышында борылышлы вакыйга була. Белгечкә башта Тәтеш механика заводы технология бюросы начальнигы вазифасы йөкләнә, аннары ул җитәкче итеп билгеләнә һәм әлеге вазифада ­­27 ел хезмәт куя. 

“Барысын да яңадан диярлек башлап җибәрдек, – дип искә төшерә заводның мактаулы ветераны. – Җиһазлар китерделәр, ә эшчеләр юк, үзебез үк остазлык белән дә шөгыльләндек, үзебезнең кадрларыбызны тәрбияләдек, ва­кытлар узу белән матди-техник база үсте”. 

Александр Павлович башлангычында 200гә якын кеше эшләгән, хезмәткәрләр аның хакында сәләтле, алдан күрүчән, таләпчән җитәкче буларак сөйлиләр, шул ук вакытта аңарда гаделлек, кешелеклелек, аңлау кебек сыйфатларны да билгеләп үтәләр. Әлеге холык сыйфатларының Тәтешнең район һәм шәһәр Советы депутаты булганда да кирәге чыга, ул кешеләргә шактый мәсьәләләрне чишүдә булышлык күрсәтә һәм хөрмәтле шәхесне тыңлыйлар, аның киңәшләренә колак салалар.

Александр Алешин озак еллар намуслы хезмәте өчен РСФСР Югары Советының Мактау грамотасына, Михаил Миль исемендәге Россия космонавтика Федерациясе Бюросы медаленә, республика күләмендәге башка төр күп кенә бүләкләргә ия була.

Элекке җитәкче күңеленә якын заводта хәзер дә көтеп алынган кунак.

Хезмәт ветераны уртаклашканча, ул табигатьтән көч-кодрәт ала – гөмбә җыярга ярата, соңгы вакытларга кадәр балыкка, ауга йөргән, сүз уңаенда, көртлек һәм боҗырга да 12 яшьтән аучылык иткән.

“Гомер уза, ни дисәң дә 80 яшь, – ди Александр Павлович. – Әмма хәрәкәттә – бәрәкәт, һәр көнне 15 мең адым йөрергә тырышам, кар ява башлагач, аны көрим. Ә аннары инде яз да җитәчәк, үземнең яшелчә бакчасы өчен үсентегә орлык утыртам, көч тә артып китә, менә шулай яшибез инде”.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X