Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Укучылар күбрәк булсын иде

Олы Шәмәк урта мәктәбе директоры Светлана Тухтаркина район мәгарифендә 30 елга якын хезмәт куя.

(Тәтеш, 15 февраль, «Тәтеш таннары», Мария ХРАМОВА, Галина Таҗетдинова фотосы). Нигә әлеге һөнәргә килүен гади итеп аңлата: “Укытучылар әйбәт булдылар, алардан үрнәк аласы килде. Алар бик белемлеләр, тәрбия­леләр иде, безне аңладылар һәм яр­дәм иттеләр”.

Мәктәп укучысы математика белән тирәнтен мавыга, укытучы Нина Самаркина җи­тәкчелегендәге түгәрәккә йөри. “Математика буенча стена гәҗитен без үзебез чыгардык, аның өчен кызыклы материаллар эзләдек, ул зур танылу белән файдаланылды”, – дип искә төшерә Светлана Валентиновна.

Олы Шәмәк мәктәбен тәмамлаганнан соң, тырыш укучы педагогия институтына укырга керә, диплом эшен уңышлы яклый һәм үзенең һөнәри юлын Кече Шәмәктә математика укытучысы булып башлап җибәрә. Ул яраткан укучылары өчен аның дәресләре кирәк һәм мөһим булуын белеп, теләсә нинди һава торышында да бер авылдан икенчесенә көн саен җидешәр чакрым йөри. Моннан тыш, Светлана Валентиновна укыту эшләре буенча завуч була, үзенә йөкләнгән вазифаларны, шәхси вакытын хи­сап­ламыйча, җавап­лылык белән үти. 

Уналты еллык хезмәт эшчәнлегеннән соң, инде тәҗрибә туплаган белгечне үз мәктәбенә күчерәләр, ә берникадәр вакыттан аңа коллективка җитәкчелек итү тәкъдимен ясыйлар. Һәм инде Светлана Валентиновна ун ел диярлек әлеге вазифада уңышлы эшли.

“Бездә өч авылдан 58 бала укый, – ди директор. – Коллектив чагыштырмача яшь, уртача алганда 42 яшь, барлык педагоглар югары белемлеләр, беренче квалификация категорияләре бар.  Шунысы игътибарга лаек, 16 укытучының 9ы – шушы мәктәп чыгарылышы, үзебезнең кадрларны үстерү кебек матур гадәт дәвам итә”.

Узган уку елы педагоглар һәм укучылар өчен нәтиҗәле булган – Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләр күп ачыкланган. Туган тел, җәмгыять белеме, икътисад, биология, технология, рус теле һәм әдәбияты аеруча да уңышлы булган. Ике укучы чуаш теле буенча төбәк этабында катнашкан һәм шуның берсе призер булган. 

Тәрбия эше югары дәрәҗәдә куелган, мәктәп район рейтингында алдынгылар биш­легенә керә. “Сыйныф җитәкчеләре директор урынбасары Алена Югушева һәм педагог-оештыручы Лариса Лашманованың төгәл җитәкчелеге астында балалар белән җаваплы шөгыльләнәләр, барлык юнәлеш­ләр буенча тәрбия эшләре алып барыла”, – дип хәбәр итте Светлана Ва­лен­тиновна. 

Авыл балалары дә­рес­тән тыш вакытта иҗади бер­ләшмәләргә, спорт сек­­цияләренә йөри­ләр. Ватанны сак­лаучылар көнендә мәктәптә волейбол буенча ел саен үткәрелә торган турнир уздырыла, анда укытучылар, мәктәп укучылары, студентлар, ата-аналар, авылдагы оешмалар һәм учреждениеләр хезмәткәрләре командалары ярыша. Чуаш бию төркеме кызлары авыл мәдәният йортына киләләр, җирле һәм район бәйрәмнәрендә хореография композицияләре белән чыгышлар ясыйлар.

Светлана Валентиновна матди-техник базаның тәэмин ителгәнлеген билгеләп үтә: барлык укытучыларның ноутбуклары бар, дүрт кабинетта интерактив такталар, 6 проектор бар, 12 урынга компьютер классы, Интернет эшли.

Быел мәктәп бинасының җылыту сис­темасын алыштыру һәм керү ишек­ләре урнаштыру ниятләнә. “Район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм безнең депутат, “ТР муниципаль бе­рәмлекләр Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин ярдәме белән барлык эшләр башкарыла, алар безнең проблемаларга һәрвакытта игътибарлы карыйлар, аларны хәл итәргә тырышалар. Мәктәп зур, эшләр һәм укыр өчен шартлар яхшы, коллектив бик әйбәт. Иң зур теләк – укучылар күп булсын иде”, – диде елмаеп Светлана Тухтаркина әңгәмәбез ­азагында.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X