Укытучы якты кояш кебек, күңелләрне назлап җылыта
Миннерауза Әхмәтҗанова Тәтеш татар урта мәктәбендә 2011 елдан бирле татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
– Ул укучыларында һәрчак милләтпәрвәрлек, игелек, ихтирам, намус кебек кыйммәтләрне тәрбияләргә омтыла. Балаларны рухи яктан бай, камил шәхес итеп үстерергә тырыша, – дип яза үзенең остазы турында барлык укучылары исеменнән Рамилә Минһаҗева һәм фото тәкъдим итә.
– Авыл урамы буйлап һәр көн иртән зәвык белән киенгән, төз гәүдәле, мөлаем йөзле ханым мәктәпкә бара. Авыл халкы, мәктәп укучылары аны ихтирам итеп исәнләшеп узалар. Сүз авылыбызның олы хөрмәткә лаеклы кешесе – татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әхмәтҗанова Миннерауза Мансур кызы турында бара.
Әхмәтҗанова Миннерауза Мансур кызы 1966 елның 5 апрелендә Кыргызстан Республикасының Сулюкта шәһәрендә туа. 1972 елда гаиләләре белән Олы Тормы авылына күченеп кайталар. 1973 елда Миннерауза Мансур кызы 1нче сыйныфка укырга керә. 1981 – 1985 елларда Тәтеш педагогия училищесында укытучы белгечлеген ала.
Ниһаять, балачак хыялы тормышка аша! 1985 елда Миннерауза Мансур кызы Олы Тормы сигезьеллык мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә кайта. Әйе, хезмәт юлын ул безне, башлангыч сыйныфларны укытудан башлап җибәрде. Әле дә хәтеремдә: яшьлеге, гүзәллеге белән янып торган яңа укытучы безнең нәни тормышыбызга әллә никадәр яңалык алып килде. Мавыктыргыч, кызыклы дәресләр, күңелле итеп оештырылган тәнәфесләр, төрле бәйрәмнәр, кичәләр күңелләрдә матур хатирәләр булып яши.
Миннерауза Мансур кызы 1987 – 1993 елларда Казан дәүләт университетында филология факультетында читтән торып укыды. 1989 елдан башлап татар теле һәм әдәбиятыннан белем бирә башлады. Ул чын мәгънәсендә, туган телебезгә һәм әдәбиятка, сәнгатькә гашыйк кеше. Аһәңле тавышы, эчтәлекле матур сөйләме балалар күңеленә үтеп кереп, иң нечкә кылларын кузгата алды. Укытучыбызның дәресләре тарихи, фәнни мәгълүматларга бай булуы белән җәлеп итте. Миннерауза Мансур кызының һәр дәресе яңа ачып укылган китап төсле кызыксындыра, кочак-кочак яңалык алып килә иде. Хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, укучылары төрле конкурс, фән олимпиадаларында район һәм республика дәрәҗәсендә уңышларга ирештеләр.
Миннерауза Мансур кызы озак еллар мәктәбебездә директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары вазифасын башкарды. Мөгаллимә, җитәкче буларак та, гадел, таләпчән һәм игътибарлы булды. Һәр укучы, укытучы, хезмәткәр хакында кайгыртып яшәде.
Әхмәтҗанова Миннерауза Мансур кызы дәресләрен һәрчак дәрестән тыш эшчәнлек белән тыгыз бәйләнештә алып бара. Ул “Мирас”, “Хәят” драма һәм “Нәфис сүз” берләшмәләренең җитәкчесе. Анда шөгыльләнүче балалар район, зона, республика, төбәк этапларында җиңү яулыйлар.
Миннерауза Мансур кызы – иҗади шәхес. Ул концерт программалары, сценарийлар төзи, укучыларга шигырь язу серләрен өйрәтә. Ул үткәргән һәр кичә, сыйныфтан тыш чара матур, тәрбияви, тирән мәгънәле һәм кабатланмас.
Миннерауза Мансур кызы үзенә лаеклы алмаш әзерли алды. Ул укыткан укучыларның ике дистәдән артыгы укытучы һөнәрен сайлады. Алар район һәм республикабызның төрле мәктәп һәм балалар бакчаларында, китапханәләрдә, мәгариф бүлекләрендә эшли.
Хезмәтенә күрә хөрмәте дә бар. Әхмәтҗанова Миннерауза Мансур кызы Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамоталары, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре белән бүләкләнде.
Хөрмәтле мөгаллимәбез Әхмәтҗанова Миннерауза Мансур кызы инде 35 ел балаларга белем һәм тәрбия бирә. Ничә буын укучыны олы тормыш юлына озатты. Бүген аңарда хезмәт юлын башлаганда укыткан балаларның балалары белем ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев