Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ул читтә адашып калмаган

Байраш авылында яшәүче Солтания әби  Хикмәтова безгә юллаган хатында үзенең үткәннәре хакында язган.

(Тәтеш, 14 май, Тәтеш танңары").

– Мин 1935 елның 1 авгус­тында Байраш авылында Миһривафа һәм Хөснулла Хикмәтовлар гаиләсендә 7нче бала булып туганмын, – дип яза сугыш чоры баласы. – 1941 елда Гитлер Германиясе сугыш башлагач, шушы ук елның августында әтиемне сугышка алдылар. 1942 елның февралендә әтиемнән хат килеп төште. Анда болай дип  язылган иде: “Миһривафа, без Смоленски урманнарында, бик көчле сугыш бара, бу хатымны мылтык прикладында гына язам. Исән чыгып булмас, хуш, бәхил бул”. Шулай итеп әтием Смоленски урманнарында ятып калды. Миңа – 6 яшь, энекәшем Әһлиуллага 1 яшь тә тулмаган иде. 16 яшем тулгач вербовкаланып Ярославль өлкәсенең Дунилово поселогына торф чыгару эшенә киттем. Анда 2 ел эшләп кайттым, көненә 1 сум түлиләр иде. Иртәнге 6дан кичке 7гә кадәр иңбашына кәрҗин куеп торф ташый һәм аны штабельгә өя идек. Шулай акча эшләп кайтып, гаиләгә ярдәм итә башладым. 1955 елда авылдашым Касыймга кияүгә чыктым һәм аның белән икәүләшеп Донбасс якларына чыгып киттек. Ирем Лугански шәһәрендә шахтага урнашты. Тормыш җилләре мине Сочи якларына алып китте. Анда 3 ел эшләдем. Туган якны сагынып өзгәләндем. Туган якка таба киткән һәрбер поездны озатып калырга тырыша идем. Үзем эшли торган вокзалдагы багана башына куелган радиодан татарча җыр ишетеп, бик озак елаганым истә. Озак та үтми әниемнән хат алдым, ул анда: “Кызым, читтә адашып калма, кайт”, – дип язган иде.   
Солтания әби уртаклашканча, ул әнисенең киңәшен тыңлап, туган авылына кайткан һәм ире Касыйм белән яши башлаган. Йорт салып чыкканнар, өч балалары туган. 1964 елда Якутия якларына чыгып киткәннәр. Ире Касыйм Алданзолото берләшмәсенә эш­кә урнашкан, ә ул үзе аммонит складын саклаган. 
– Чагда, Улахан, Нимныр поселокларында якут һәм эвенк халкы арасында яшәдек, – ди Солтания әби. – Олы кызыбыз Кафия, Факия, улыбыз Васыйлның уку яшьләре җиткәндә, бу поселокларда мәктәп һәм балалар бакчасы булмау сәбәпле, туган авылыбызга әйләнеп кайттык. Мин кибеткә сатучы, ирем товар ташучы булып эшкә урнаштык. Гаиләбезне ямьләп тагын дүрт балабыз якты дөньяга аваз салды. Биш елдан соң, “Россия” колхозында хезмәт куя башладык. Фермада сыерлар саудым һәм шуннан лаеклы ялга чыктым. Барлыгы җиде бала тәрбияләп үстердек. Дүрт улым армия сафларында хезмәт итеп кайтты. Балаларымның ба­рысының үз гаиләсе. Ирем Касыйм белән 54 ел бергә гомер кичердек. Ул 2009 елда бакыйлыкка күчте.
Солтания Хөснулла кызы әйтүенчә, бүгенге көндә ул төпчек улы Марсель  һәм килене Эльвира гаиләсендә кадер-хөрмәттә гомер кичерә. 
– Тормышлар, шөкер, җи­теш. Киленем белән бик тату яшибез. Әйтәсе килгән теләгем шул, илләр тыныч, имин, гаиләләр нык, хәвеф-хәтәрләр ерак торсын иде. Без күргән сугыш афәтләрен яшьләргә күрергә язмасын.  

Биологик ресурсларны сакларга ярдәм итәләр
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев