Урман эшенең нечкәлекләрен балачактан ук өйрәнгән
Кариле участогы урманчылыгының участок урманчысы Ильяс Әскәров хезмәт юлын урман мастеры буларак башлап җибәргән.
(Тәтеш, 20 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Яшь ир-егет һөнәрендә күптән түгел генә булса да, ул урманда эшләү аның вазифасы икәнлеген аңлаган.
Ильяс Алабирде авылында туып-үскән, бүгенгесе көндә Буа шәһәрендә яши, шуңа күрә бер көнгә аңа 120-150 чакрым юл узарга туры килә – Кариле урманчылыгына кадәрге ара якын түгел.
Яшь кеше мәктәп елларыннан ук урман эшенең нечкәлекләренә өйрәнгән – аның әтисе участок урманчысы булып эшләгән. Ильяс 2018 елда үзе дә урман мастеры булып хезмәт куя башлаган, ә быелның гыйнварыннан әтисен алыштырган. Бүгенге көндә аның җитәкчелегендә өч мастер эшли. “10 меңнән артык гектардагы урманны күзәтеп торабыз, агачлар утыртабыз. Безнең төп хезмәт эшчәнлеге язын һәм көзен башкарыла, шулай да кышын да эшсез утырмыйбыз: орлыклар җыябыз, мәктәп урманчылыклары белән чаралар үткәрәбез, алар бездә икәү. Җәен кисү өчен туры килгән делянканы сайлап куябыз. Урман байлыкларын янгын чыгудан, башбаштакланып кисүдән саклауга һәм каравыллап торуга зур игътибар бүлеп бирәбез, кешеләрдә урманга килгән вакытта үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләргә тырышабыз”, – дип сөйли ул.
Апас, Кама Тамагы һәм Тәтеш районнары урманнары кергән Кариле участогы урманчылыгы территориясендә үзенчәлекле Юрьевка тау куышлыгы бар. “Быел аның янәшәсенә шлагбаум урнаштырдык. Матур урын”, – ди Ильяс.
Яшь ир-ат урманда кыргый хайваннарны еш очратырга була, дип белдерә. Бүреләр кешеләргә якын килми, ә менә кабан дуңгызлары бернәрсәдән дә курыкмый, өстәвенә әле агачларны бозалар, дип билгеләп үтә. “Эшем миңа ошый. Хезмәт хакы яхшы. Урманны көзге фасылда күбрәк яратам, матур, яфраклар төрле төсләргә керә, – ди Ильяс. – Иң мөһиме, агачлар булсын өчен хезмәт куячакбыз. Илнең урман байлыгы турында кайгырту гомерлек хезмәтем булыр, дип уйлыйм”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев