Утыз ел бәхетле яшиләр
Румия Җәүдәт кызы “30 ел бергә яшибез” дип язылган гаилә фотосурәтен җибәргәндә, фото шулкадәрле санда тавыш җыяр дип уйламаган да.
(Тәтеш, 17 март, «Тәтеш таңнары», Елена Калашникова). “Гашыйклар көне уңаеннан “Тәтеш таңнары” гәҗите уздырган “Барысы да мәхәббәттән башлана” дип исемләнгән бәйгедә катнашу тормышыбызга иҗади башлангыч алып килде”, – дип белдерә Румия Шәфигуллина.
Румия Җәүдәт кызы “30 ел бергә яшибез” дип язылган гаилә фотосурәтен җибәргәндә, фото шулкадәрле санда тавыш җыяр дип уйламаган да.
Аларның Илһам Хәмит улы белән очрашу тарихы үзе бер гаҗәпләндерерлек вакыйга. Румия үзе Баймәт авылыннан. Балачагында Алабирде авылындагы туганнарына еш барып йөргән.
– Каенанам искә алуынча, Илһам ул чакта биш яшьтән узган гына булган, ул, беренче тапкыр мине күргәч, урамнан тыны бетеп йөгереп кергән дә, бусагадан кергәндә үк әнисенә
– “Анда кунакка бер кыз килгән” дигән. Каенанамның хәтерендә дә мин – кара бөдрә чәчле, сарафан кигән кыз буларак уелып калганмын. Еллар үтте. Мин Казанда укыдым һәм Тәтеш үзәк район хастаханәсенә теш табибы булып эшкә урнаштым. Илһам редакциядә шофер булып эшли торган булган. Һәм мине күреп алган, соңрак хәтта блондинка булып каравымны – чәчем җирән төскә керүен искә төшергән иде, – дип көлә әңгәмәдәшебез.
Шулай ук һөнәр турында да сөйләшеп киттек. Баксаң, Румия балачакта теш бораулау машинасының тавышыннан бик курыккан. Шулай да кыю рәвештә стоматологиягә киткән, чөнки һәркемнең ап-ак тешләр белән елмаюын күрү һәм үзе балачакта кичергән куркуны кешеләргә җиңеп чыгарга ярдәм итү теләге зур булган. Роза Сәмигуллина – балалар стоматологы Румияне, үзенең элекке пациентын, хезмәттәшләре арасында күреп бик гаҗәпләнгән.
– Роза Таһир кызы минем остазым булды, – ди хөрмәт белән Румия Җәүдәт кызы.
Сүз уңаеннан, Румия Җәүдәт кызының хезмәт кенәгәсендә, аның 30 ел элек эшкә кабул ителүе турындагы, нибары бер язу бар. Абыйсы Рөстәм КБОда эшләгән һәм Илһам белән дус булган, ул безнең кияү булачак дип еш шаярткан. 1991 елның 24 маенда өйләнешкәннәр. Румия үзенең туган көнендә, 9 мартта, ир бала тудырган. Шул вакыттан алып бу көн гаилә бәйрәменә әйләнгән. 11 елдан соң кызлары Чулпан якты дөньяга аваз салган.
Румия Җәүдәт кызына бәхет елмайган, ире Илһам Хәмит улы ашарга әзерләргә ярата. Ул бик оста пешерүче, аның борщ ашы аеруча да тәмле була. Аның каравы хуҗабикә башка аш-су эшләренә оста. Әле тагын Румия компот, кайнатмалар, тозлап әйберләр ясарга ярата – ел саен 100 банка ясап куя икән.
Уллары Динар туган шәһәрен башкалага алыштырмаган. Тәтештә эшли. Аның хатыны Ләйсән – тумышы белән Келәштән.
– Һәм шунысы кызыклы, кода тумышы белән Баймәттән, бергә уйнап үстек, Монастырскийда бер мәктәптә укыдык, – дип өсти Румия.
Ир белән хатын ялларда бөтен гаилә бергә җыелуына сөенә. Бу көнне Румия камыр ризыклары пешерә – оныклары кайнар коймакларны бик ярата. Раилгә 4 яшь, Камиләгә – 2. Кыскасы, оныгы алдан күрүчән булып чыккан, әгәр аның әбисе белән әтисенә бәйрәмне берләштерергә туры килсә, Камилә туган көне итеп 10 мартны сайлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев