Вазифасы – бәлагә таручыларга ярдәм итү
Җинаятьчеләр тиешле җәзасын алсын өчен, кыска вакыт эчендә аларның гаепле булуына дәлилләр җыярга кирәк – сорау алу хезмәте шуның белән шөгыльләнә дә.
Полиция хезмәткәрләренең киеренке эш тәртибенә карамастан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Сорау алу хезмәте көне җитәрәк, ул 16 октябрьдә билгеләп үтелә, безгә Россия эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районындагы сорау алу бүлеге төркеме начальнигы, полиция майоры Светлана Ткаченко белән очрашырга насыйп булды.
Болгарда туып-үскән кыз полициядә эшләргә хыялланмаган, мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш районына килгән һәм педагогия училищесының физик культура бүлегенә укырга кергән.
“Укытучы Людмила Александровна Жаркова мәктәпкә күчәргә күндерде, мине башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп күрергә теләгән. Һәм хаклы булып чыкты. Мин мәктәптә эшләдем, вакытлар узу белән мәктәп бүлеген дә тәмамладым, башлангыч сыйныфлар укытучысы булдым. Балалар белән 12 ел эшләп, эшчәнлегемне алыштырырга уйладым – халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаиләләргә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегенә 2,5 ел җитәкчелек иттем”, – дип уртаклаша ул.
Светлана Николаевна үзе аңлатканча, йолдызлыгы буенча ул – Кучкар, үзгәрешләр куркытмый, һәм, полициягә балигълык яшендә булмаучылар эшләре буенча инспектор вазифасында эшләргә тәкъдим иткәч, озак уйлап тормыйча, ризалашкан. 18 ел элек, 1 октябрьдә, яңа эшкә керешкән. Ә ул чакларда хәлләр, билгеләп үтәргә кирәк, хәзергедән күпкә аерылып торган. Яшүсмерләр бер елга кырык бишәр җинаять кылган, ә хәзер 8дән артмый икән. “Балалар белән күп эшләргә туры килде, мәктәптә һәм үзәктә эшләү тәҗрибәсенең кирәге чыкты”, – дип дәвам итә Светлана Николаевна.
Аннары сорау алучы вазифасына билгеләп куйганнар.
“Бу вакытта мин әлеге өлкәдә эшләүче хезмәттәшләрем: Светлана Шлячкова, Сергей Абрамовтан күп нәрсәләргә өйрәндем”, – ди ул.
Документлар белән эшләү – хезмәт көненең аерылгысыз өлеше, әмма подразделениедә хезмәт итү психолог белемен дә таләп итә. Сорау алучылар тарафыннан тикшерелгән күпчелек җинаять эшләре ике якның килешүе белән бәйле судта туктатыла һәм бу күпчелек яшәеш, гаилә, көнкүрештәге ыгы-зыгыларны ахырынача җайга салырга туры килгән сорау алучының һөнәри осталыгыннан тора.
Даими киеренкелек, эш көненең бертөрле булмавы, җинаять эшләрен тикшерүнең кырыс тәртипләре, тиешле урынга барулар, кизү тору, сорау алулар, беркетмәләр – болар көндәлек авыр хезмәт. Әле тагын – Светлана Николаевна шушы көннәрдә юрист дипломы алган, бу аның тормышында дүртенчесе. Аның һөнәри махсус белемне бик яхшы билгеләренә укып чыкканлыкка – икәү, университетныкы һәм хәзер боларга тагын берәү – эчке эшләр министрлыгы институтыныкы өстәлгән. Ире Светлана Николаевнаның ышанычлы тылы булып тора, ул хатынының һөнәренең мөһимлеген аңлый һәм аны рухи хуплый.
“Яхшы уйлар белән рухланырга тырышам һәм гаиләдән, җирдән күңел рәхәтлеге табам. Буш вакытларда бакчага йөгерәм. Бассейнда йөзәргә, “тыныч ауны” яратам, соңгы вакытларда орхидеялар үрчетү белән мавыгам, – дип уртаклаша язма героебыз. – Әмма, шулай да, эш беренче урында. Мин үземнең вазифамны таптым – ул бәлагә таручыларга ярдәм итү”.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев