Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Володар Тимофеев: Игелек яхшылык булып кайта

Кошки-Новотимбаево авылында, күп балалы гаиләдә туып-үскән Володар Аркадьевич хезмәт сөючәнлеген әти-әнисеннән  мирас буларак алып калуын белдерә.

(Тәтеш, 22 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Шәһәрле Володар Тимофеев үз эшен оста башкаруны һәм кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуны бик уңышлы итеп берләштерә белә.

Кошки-Новотимбаево авылында, күп балалы гаиләдә туып-үскән Володар Аркадьевич хезмәт сөючәнлеген әти-әнисеннән 
мирас буларак алып калуын белдерә.

– Безнең, һәр баланың, үз эше бар иде: малайлар ишегалдында эшләде, кызлар әнигә булышты. Бары тик эшләрне тәмамлагач кына уйнарга рөхсәт ителде, – ди Володар ­Тимофеев. 

Ул мәктәп елларын,  ихластан хөр­мәт иткән укытучыларын җы­лылык белән искә ала:

– Педагогия коллективында, ни­гез­дә, ир-атлар иде, ул Бөек Ватан сугышы юлларын узган кешеләрдән торды.
Яшь егет колхоздан максатчан юнәлеш буенча авыл хуҗалыгы инс­титутына укырга кергән. Анда да студент актив җәмәгатьче булган, аңа укуын аспирантурада дәвам итү тәкъдимен ясаганнар. Ул уку йортын кызыл дипломга тәмамлап, авыл хуҗалыгы производствосын оештыручы икътисадчы буларак туган ягына кайткан. Берүзе генә түгел, үзе белән тагын бер белгечне – икътисадчы, хатыны Зояны да алып кайткан.

Колхоздагы бүлекчәнең инициативалы һәм җаваплы идарәчесе Володар Тимофеевны район җитәк­челеге дә күреп алган һәм халык депутатларының район Советы башкарма комитетында план комиссиясе рәисе вазифасын тәкъдим иткән.

– Дүрт елдан соң район комитеты бюросында мине, яшь җитәкче буларак, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү буенча район идарәсенә җитәкчелек итү вазифасына билге­ләделәр, – ди ул. – Коллектив зур иде – 280 кеше, районда 20дән артык комплекслы кабул итү ­пункты эшләп килде. Унбиш ел эшләү дәверемдә шәһәрдә көнкүреш йорты, Олы Тарханда, Монастырский, Келәш, Алабирде, Урюмда көнкүреш йортлары, фото­­а­телье бинасы, йорт хайваннарының тиреләрен эшкәртү цехы төзелде һәм ачылды, яңа хезмәт төрләре барлыкка килде, тегү производствосына ихтыяҗ зур булды, анда ике сменада эшләделәр, кешеләр хакында да онытмадык – хезмәткәрләр өчен үз көчебез белән сигез фатир төзелде. Барыбыз да тырыштык, эшләдек, җан башына хезмәт күрсәтү буенча бөтен коллектив тырышлыгы белән шушы еллар эчендә без республикада даими рәвештә беренче унлыкта булдык.
Володар Тимофеев 1997 елда бизнес белән шөгыльләнергә булган.
– Эшне башлау матди һәм психологик яктан да җиңел булмады, ә тәкъдим ителгән товарның һәрдаим кирәкле булуын аңлагач, кешеләр заказлар ясагач, ихтыяҗ хисе алга таба үсеш алу өчен ышаныч һәм көч өстәде, – дип уртаклашты Володар Аркадьевич.

Гаилә бизнесында инде хәзерге вакытта кибетләр челтәре эшли, 22 кеше эш белән тәэмин ителгән. 

Володар Тимофеев районда депутат, иганәче, җәмәгать, яшьләр, спорт һәм балалар оешмаларына ярдәм күрсәтүче, туган якның патриоты, аның үсешенә зур өлеш кертүче буларак та билгеле. 

Районның чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Иван Яковлевның туган ягы аның да кече ватаны булуы белән горурлана. Ата-бабалары җире аңа көч һәм кодрәт бирә, һәм ул халкының гореф-гадәтләре буыннан-буынга күчсен өчен барысын да эшли. Володар Аркадьевич моңа һәр яклап ярдәм күрсәтә, һәм ул Тәтеш шәһәренең 1нче урта мәктәбе базасында чуваш телен өйрәнү буенча төркем ачылуны чираттагы адым дип саный. Тәтешле үзе дә сәхнәдә “Шусем” ансамбле (аңа узган ел халык исеме бирелгән)  составында чыгыш ясап, туган телен саклауга өлеш кертә.

Тәтешле үзенең озак еллар нә­ти­җәле хезмәте өчен күп кенә бү­ләкләргә: ТР ­Президенты Рәхмәтенә, “Чуваш автономияле өлкәсе төзелү­нең 100 еллыгы” медаленә, “Татария АССР төзелүнең 100 еллыгы” истәлек билгесенә, Казан җирендә православиене торгызу һәм үстерү эшенә керткән зур өлеше өчен беренче изгеләндерүче  Казан Гуриясе медаленә ия.
Володар Тимофеев зур гаиләсен, өч баласын һәм алты оныгын, тормыш учагын җылытып торган, 46 ел бергә яшәгән хатыны Зоя Ильиничнаны үтелгән барлык гомерендә үзенең таянычлары, дип билгеләп үтә. 

Өлкән буын яшь буынга да хезмәт сөючәнлек, кешеләрне хөрмәтләү кебек, ата-бабаларыннан калган кыйммәтләрне күңелләренә салып калдырырга омтыла, шулай ук җәмгыятькә файда китерергә кирәк, дип саный.
фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев