Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны йөз яшьлеген бәйрәм итә

Якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Евгения Николаевна ­Пустозерова бүген йөз яшьлеген бәйрәм итә.

(Тәтеш, 13 декабрь, "Тәтеш таңнары, Динә Мансурова, фото  Евгения Пустозерованың гаилә архивыннан). Евгения Николаевна (рәсемдә: уңнан икенче) Чиләбедә гомер кичерә, туган ягын еш искә ала һәм шул җирләрне күрү теләге белән яши. Ул 1919 елның 13 декаб­рендә Олы Шәмәк авылында туа. “Гаилә зур: 11 бала иде, ләкин бары тик 7се генә исән калды. Мин иң олысы булганлык­тан, әни кырга эшкә киткәндә кечерәкләрне миңа карарга калдыра иде, – дип искә төшерә язма героебыз. – Гаилә авыр яшәде. Без күпләр кебек, ачлык күрдек, алабутадан кәтермәч, кечеткәннән аш пешердек”. Евгения әти-әнисенә ярдәм итәр өчен, укуын калдырып, Ярославльгә акча эшләргә китә. 1937 елда сабакташы Порфирий Федорович Читаевка кияүгә чыга. Бер-бер артлы кызлары Зоя белән Лидия туа. Ирен 1940 елда армиягә чакырып алалар. Эшләргә һәм берүзенә генә балалар үстерергә авыр була, һәм Евгения Николаевна туган авылына, иренең әти-әнисенә кайта, колхозга урнаша. Ләкин озак­ламый гаиләгә бәхетсезлек килә: кечесе дизентерия­дән вафат була, ә аннары олы кызы. 

1941 елда Тәтешкә китә һәм Колхозчылар йортына официант, аш пешерүче булып урнаша.

“1941 елның 22 июнен ачык хәтерлим, – дип уртаклаша ветеран. – Без шәһәр стадионында футбол карадык. Һәм шул чакта көтмәгәндә сугыш башланганын хәбәр иттеләр. Ир-егетләр стадионнан турыдан-туры хәрби комиссариатка китте. Мин еладым, иремне башка беркайчан да күрә алмаячагымны аңладым. Аңардан 41нче елда нибары бер хат килде: “Мин яу кырына барам. Исән булсам – язачакмын”. Бүтән хат алмадым, ул Белоруссияне саклаганда һәлак булган”.
Евгенияне 1942 елның апрелендә фронтка җибәрәләр. Якташыбыз­ның хәрби-кыр кухнясы белән бергә фронт юллары буйлап өч ел гомере уза. Мемуарларда сугыш, танкистлар, очучылар, разведчиклар турында күп язалар, ә менә аш пешерүчеләр хакында – сирәк. Поварлар рядовой­дан алып маршалга кадәргеләрне бары тик тәмле итеп ашатып кына калмыйча, шулай ук яуда шәхси корал да куллана, атып сафтан чыккан пулеметчыларны, мәргәнчеләрне, гранат ыргытучыларны да алыштыра алган. 

Озак көтеп алынган Җиңү көнен ул Чехословакиядә, Братиславта каршылый. Бу күз яшьләре аралаш чын шатлык була. Ләкин алда Япония белән сугыш була. Евгения Николаевнаны тимер юл буйлап Монголия­гә җибәрәләр. Евгения Пустозерова 1945 елның октябрендә ефрейтор исемендә демобилизацияләнә. II дәрәҗә  Ватан сугышы ордены, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, “Японияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнә. Бу вакытта туганнары Казахстанга күченгән була, һәм ул аларга якынрак булу өчен Чиләбегә төп­ләнә. Биредә икенче тапкыр кияүгә чыга һәм 36 ел тигезлектә бәхетле гомер кичерә. Эшләү барышында намуслы хезмәт куя, аның фотосурәте Мактау такталарыннан төшми.  

“Минем ир туганнарым: Константин Трубин – Курск сугышында, Василий Берлинны алган вакыттагы бәрелештә һәлак булды. Әниемнең бертуган абыйлары Алексей белән Петр һәлак булды. Әти 1943 елда яралану аркасында инвалид калды, әмма өйгә кайтып җитә алмады, юлда ахирәт дөньясына күчте, – ди Евгения Николаевна, күз яшьләре аша. – Яшьләр каршында чыгыш ясаганда һәрчак әйтәм: гомереңне үз Ватаныңа файда китерерлек итеп үткәрергә кирәк дип. Һәм, куркынычлылык очраклары булганда Ватанны һәрчак сакларга әзер булырга”.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев