Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Якыннарың белән татулыкта яшәү

Зур Әтрәчтән Сария Миннегалиевага октябрь аенда 90 яшь тулды: шуңа да карамастан, ул йорт хуҗалыгындагы эшләрне үзе башкара.

(Тәтеш, 18 октябрь, "Тәтеш таңнары", Юлия Калинина (автор фотосы) ). Гомәр исемен йөртүче урамдагы йортларның берсенә килгәч, хуҗабикәне без очрата алмадык: ул сарайда йорт кошларын ашату белән мәшгуль булган. Ләкин, тавыш ишетеп, кунакларны каршы алырга ашыкты.

 

Сария Шиһап кызы Кама Тамагы районы Бишалап дигән кечерәк авылда туып-үсә. Язма героебызның яшьлеге авыр сугыш елларына туры килә, ул чакта зур илдәге барлык кеше Җиңүне якынайту өчен фронтта һәм тылда хезмәт куйган. “Колхозда эшләдек, Тәтештәге пристаньга һәм Каратун станциясенә ашлык ташыдык, урманда агач кисүдә катнаштык. Ул вакытларны хәтта искә дә аласы килми. Землянкаларда яшәдек, шунда йокладык, аяк киемен дә салмый идек. Кырдан черек бәрәңге җыеп ашадык. Сугышта минем бер абыем һәлак булды. Ә инде Җиңү хакында ишеткәч, шатландык”, – дип сөйли ул. 

Ире Миңнехәй белән 1952 елда өйләнешәләр, кызны үзенең кече ватаны Зур Әтрәчкә ул алып кайткан да инде. Сария Шиһап кызы каенанасы турында бары тик хөрмәт белән сөйли: аны әти-әнисе янына кунакка да җибәргән, әти-әниләре колхозда эштә чакта оныкларын тәрбияләргә дә булышкан.

Миннегалиевлар биш бала тәрбия­ләп үстергән, алар, очар кошлар сыман, Россиянең төрле почмакларына китеп урнашкан. Сария Шиһап кызы берничә ел элек тол калган, шулай да балалары – аның шатлыгы, тугыз оныгы һәм җиде оныкчыгы биредә еш кунак.
“Иң мөһиме – якыннарың белән татулыкта яшәү, һәм әлбәттә – туганнарыңның сәламәт булуы”, – ди ул.

Сария әби янына юбилей көнендә туганнары һәм якыннары, Зур Әтрәч авыл җирлеге башлыгы Илнур Юнысов, Рима Сафиуллова җитәкчелегендәге районның “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре дә килгән. Ә без барган көнне Кече Әтрәч мәдәният йорты директоры Хәлил Мәгъсүмов Сария Шиһап кызына “Тәтеш таңнары” гәҗитенә абунә кәгазе бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев