Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Янгынны сүндерүдә ярдәм иткән

Курсант Рафил Вәлиев Татарстанның Арча районы Югары Оры авылының шәхси хуҗалыгында чыккан янгынны сүндерүдә катнашкан.

(Тәтеш, 9 декабрь, “Тәтеш таңнары”). “Курсант өчен рәхмәт!” – Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллиятенә килгән рәхмәт хаты әнә шундый сүзләр белән тәмамлана.

Курсант Рафил Вәлиев Татарстанның Арча районы Югары Оры авылының шәхси хуҗалыгында чыккан янгынны сүндерүдә катнашкан.

Аерым янгын посты начальнигы Хәниф Әхмәтов үзенең хатында көллият директоры Татьяна Адаевага болай дип язган: “Рафил җиңсәләрне илтеп урнаштырды, янгын сүндерү машиналарын су белән тәэмин итүдә ярдәм итте, конструкцияләрне сүтүдә һәм урнаштыруда катнашты, әлеге барлык эшләрне зур осталык, кыюлык белән башкарды, көллият коллективының аны чын янгын сүндерүче-коткаручы итеп тәрбияләве шунда ук күренде”.

– Мин ял көннәрендә өйгә, авылга кайттым. Безнең урамда йорт януы турында миңа әни хәбәр итте, бу вакытта ул урамда иде. Мин күршеләргә йөгердем һәм сарайдан малларны чыгарырга булыштым. Аннары, янгын сүндерүчеләр килгәч, аларга кулдан килгәнчә ярдәм иттем, – ди Рафил.

Ул үзен батырлык эшләүче дип санамый, бу вакытта күршеләргә ничек ярдәм итү турында гына уйладым һәм көллияттә алган белемем, күнекмәләр бик булышты, ди ул. 

фотоны Гражданнарны яклау көллияте тәкүъдим итте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев