“Ярдәм итәргә тырышам”
Нармонкадан Елена Камаева теләсә нинди һава торышы булганда да иртә таңнан Тәтешкә эшкә ашыга.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары", Елена Викторова, автор фотосы). Ул – шәһәр банкларының берсендә сату буенча менеджер. Гади тел белән әйткәндә, кыз кешеләргә кредитлар һәм карталар рәсмиләштерүдә ярдәм итә.
“Башта авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамладым, аннары читтән торып икътисадчы булырга югары белем алдым. Банкта алты елдан бирле эшлим. Оператордан башладым. Беренче вакытта ояла идем, әлбәттә, әмма тора-бара күнектем. Коллектив ярдәм итте, аеруча да җитәкче урынбасары Виктория Алексеевна Рыжова. Тәтештә фатирда яшәдем, аннары машина сатып алдым, хәзер һәр көнне өйгә кайтып йөрү мөмкинлеге бар”, – дип сөйли Елена.
Банк клиентлары арасында төрле яшьтәге кешеләр бар, һәм белгечләргә мөрәҗәгать итү өчен аларның сәбәпләре дә төрлечә: кемдер туй уздырырга ниятли, кемдер торак сатып алырга җыена, ә кемгәдер ашыгыч рәвештә бурычларын түләп бетерү зарур. Шуңа күрә һәр кешегә дә аерым игътибар кирәк, шулай булгач Елена күпмедер дәрәҗәдә хәтта психолог та, чөнки кешеләр аның белән үзләренең борчуларын да, шатлыкларын да уртаклашалар. “Кайчакларда арыйм, әлбәттә, әмма эшем миңа ошый”, – ди кыз.
Балачактан ук “мөһим” кәгазьләр белән уйнап, документлар тутыруга бәйле һөнәрне сайлаячагын күңеленә киртләп куюын яшерми. Дөрес, үсеп буй җиткәч, педиатр булырга теләгән мизгелләре булган, ләкин шулай да икътисадчылыкны сайлаган, һәм моңа һич кенә дә үкенми.
Шәһәрлеләрнең һәм районда яшәүчеләрнең, шулай ук җитәкчесе Марат Салаватуллинның җылы теләкләре кызның белгечлек сайлауда ялгышмавына ачык дәлил булып тора. “Елена Юрьевна – җаваплы хезмәткәр, коллективта хөрмәт итәләр, һәм бу банк хезмәткәре өчен әһәмиятле – бер көн эчендә зур күләмдәге эшне башкарып чыгарга өлгерә”, – дип билгеләп үтә ул.
Сату буенча менеджер булу җиңел түгел: банк тәртибенең барлык нечкәлекләрен аңларга, клиентларга җылы мөнәсәбәттә булырга һәм үз эшеңне яратырга кирәк. Елена Камаева боларның барысын да бик уңышлы башкарып чыга, шуңа күрә тәтешлеләр тыңлый һәм шулай ук ярдәм итәргә ашкынып торуын белгәнлектән, аңа мөрәҗәгать итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев