Ярдәме һәм киңәше белән булыша
Лаптевкада яшәүче Искәндәр Җәләлетдинов икътисадчы, колхоз һәм авыл Советы рәисе, Монастырский авылы җирлеге башлыгы булып эшләгән.
(Тәтеш, 30 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Ул Түбән Тархан авылында туып-үскән.

Әтисе Бөек Ватан сугышында катнашкан, әнисе тыл эшчәне булган. Җәләлетдиновлар гаиләсендә алты бала: бер кыз һәм биш малай үскән, Искәндәр Җәгъфәр улы – арада иң олысы. Нәкъ тә менә аның әти-әнисенең беренче һәм алыштыргысыз ярдәмчесе булуы гаҗәп тә түгел, ә авылда эш һәрвакытта да җитәрлек. Мәктәптән соң авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисадчы дипломы алган. Ул Казанда да кала алган булыр иде, әмма туган җире Тәтеш районына кайтырга уйлаган. Лаптевкада аның һөнәре буенча белгеч тә кирәк булган. Искәндәр Җәгъфәр улы үзенең хезмәт эшчәнлеген кечкенә авылда башлап җибәргән. Дөрес, Баймәттә яшәгән, булачак хатынын да биредә очраткан. Роза Гомәр кызы аның күршесе булган һәм шулай ук Лаптевкада эшләгән. Шуңа күрә авылга көн саен бергәләп кайтып йөргәннәр. “Озак очрашып йөрдек. Тәкъдим ясадым, ә ул, армиядә дә хезмәт итмәгәнсең дип кире какты. Армиядән кайткач кына туй уздырдык”, – дип искә төшерә Искәндәр Җәгъфәр улы. Яшьләр Лаптевкада яши башлаганнар, анда аларның ике кызлары Лилия белән Айгөл туган.
“Әти безгә ярдәме һәм киңәше белән һәрчак булыша. Чөнки бары тик якын кеше генә ялгышлыкларны вакытында әйтә һәм зирәк, мәгънәле киңәшләрен, яхшы тормыш сабагын бирә ала. 2020 елда әти белән әни 45 ел бергә яшәүләрен билгеләп үттеләр. Ә быел әтигә 70 яшь тулды”, – дип сөйли кызлары Лилия. Искәндәр Җәгъфәр улы инде берничә елдан бирле пенсиядә, шулай да аларның ял итәргә вакытлары юк: Җәләлетдиновларның зур булмаган хуҗалыгы, умарталары бар, кызлары белән өч оныклары да туган йортларында еш кунак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев