Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Язмыш аны сындыра алмаган

Редакциябез почтасына укучылардан хатлар еш килеп тора, алар анда дуслары, күршеләре, танышлары, авыл эшчәннәре хакында яза.

(Тәтеш, 24 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Күптән түгел без Бессоново авылы мәдәният йорты директоры Светлана Зафаровадан туган җирендә гомер буе хезмәт куйган авылдашы Любовь Зотова турындагы хатны алдык.

“1940 елның көз аендагы матур бер көнендә сөйкемле кызчык якты дөньяга аваз салган, – дип яза Светлана Исмәгыйль кызы. – Шуңа күрә дә, аны Любовь дип атаганнардадыр инде, мөгаен. Мәктәптә ул яхшы билгеләренә укыган. Тыйнак һәм актив булган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, кыз Лениногорскига киткән, анда хат ташучы булып эшләгән. “Кече ватаным мине үзенә тартты. Туганнарым көтеп торган туган авылыма кайтмыйча булдыра алмадым”, – дип искә ала. 

Любовь Викторовна 1960 елда Алексей Дмитриевич Зотовка кияүгә чыга. Аларның малай һәм кызлары туа. “Ул безнең тормышыбызда иң бәхетле мизгелләр булды”, – ди ул. Кырык ел бергә яшәгән каенанасы аңа һәр нәрсәдә ярдәм иткән. Любовь Викторовна аны күз яшьләре аралаш искә төшереп: “Кайнанам миңа үз әнием кебек иде. Без ана белән кыз шикелле яшәдек. Ул мине беркайчан да кыерсытмады. Һәрчак ярдәм итте, зирәк киңәшләрен бирде. Ул вафат булгач, күңелемдә нидер өзелде”, – ди.

Любовь Викторовна белән Алексей Дмитриевич 50 ел иңгә-иң куеп, бергә гомер кичергән һәр көнгә сөенеп яшәделәр. Әмма язмыш... Ир белән хатын алтын туйларын билгеләп үтәргә җыенганда ишекләрен кайгы җиле кага – гаилә башлыгы вафат була. Юбилейга кайтырга тиешле кунаклар, хәсрәт уртаклашырга җыела. 

“Бу вакытта минем өчен тормыш тәмамланды. Авыр булды, әмма нәрсә эшлисең? Тормыш дәвам итә!” – ди сабырлык белән хатын-кыз. 

Любовь Викторовна олы яшьтә булуга да карамас­тан, барысын да үзе эшли. Аның йорты – җылылык һәм яктылык учагы, һәр атнада балаларын, оныкларын, оныкчыкларын тәмле пироглар пешереп көтеп тора. Ул якыннарының һәм туганнарының кайгыр­туында гомер кичерә, үзе дә аларга ихлас яратуын бүләк итә алуына шатлана”. 

Фото Светлана Зафарова тарафыннан тәкъдим ителде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев