Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Ышанычлы, тырыш

Байрашта яшәүче Талип Әминовның хезмәт стажы ярты гасырдан күбрәк тәшкил итә.

(Тәтеш, 4 декабрь, "Тәтеш таңнары). Ир-атка августта 75 яшь тулган, әмма ул җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендәге товарлыклы-сөтчелек фермасы коллективы белән арасын өзәргә ашыкмый. Үз урынында ул алыштыргысыз кеше, чөнки бер үк вакытта  сөт үткәргечне көйләп торучы һәм слесарь вазифасын да оста итеп берләштерә.

Зур хуҗалык аның контрольлеге астында, мөгезле эре терлекләр өч бинада урнашкан. “Эшкә иртәнге алтынчы яртыда киләм, өйгә төшке ашка кайтам, ә аннан соң кичке тугызга кадәр янә фермада. Күптән түгел терлекләрне җәйләүдән кышкы абзарда асрауга күчерделәр, барлык сөт үткәргеч системасын әзерләргә, биналарда кайбер механизмнарны ремонтларга кирәк иде, чөнки хезмәттәшләремнең эшләү нәтиҗәсе һәм аларның иминлеге җайланмаларның көйләп куелган һәм өзлексез эшләвеннән тора”, – ди Талип Хатыйп улы.
Ул әле сәламәтлеге сынатмаганда кирәкле булу мөмкинлегенә бик сөенгәнлеге турында уртаклашты. Киң күңелле авыл кешесенең яшәеш рухы өчен  барлык күркәм гадәтләре дә бар – эчми, тәмәке тартмый, салкын су белән коена, хуҗалыкта һәм өендә эшләргә ярата. 

“Талип Хатыйп улы – ышанычлы, тырыш кеше, үз эшен белә, андыйлар күбрәк булсын иде”, – ди хезмәткәр хакында КФХ җитәкчесе Рифхать Заһидуллин. 
Хезмәт ветеранының хатыны Рәшидә Әһлулла кызы ире белән хезмәт эшчәнлеген дәвам итү теләген бүлешә, ул үзе дә сыер савучы булып лаеклы ялга чыккач та, тагын сигез ел эшләгән. 

Әминовлар биш бала үстергән, 11 оныклары һәм бер оныкчыклары бар, шулай булгач зур бәйрәмнәрдә аларның иркен йортларына 20дән күбрәк кеше җыела. Һәм барлык якыннары да газизләренә сәламәтлек, озын гомер тели. “Үрнәк алырлык кешеләребез бар!” – диләр алар горурлык белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев