Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Югары Тархан авылының хат ташучысы Анастасия Сер­гееваның эш стажы 20 елга якын

– Эшкә урнашканда яшь идем әле, – дип искә ала Анастасия Сер­геева.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Галина Таҗетдинова). Югары Тархан авылының хат ташучысы Анастасия Сер­гееваның эш стажы 20 елга якын. 

– Эшкә урнашканда яшь идем әле, – дип искә ала ул. – Мин үзем Ульяновскидан, бирегә кияүгә чыктым, урамнарны да, шулай ук кешеләрне белми идем. Бу чакта миңа иремнең апасы ярдәм итте, кемнең кайда яшәвен әйтте, ә аннары күнектем, авыл туган ягыма әйләнде.

Анастасия Сергеевна лаеклы ял­да­гы кешеләрне газетага язылу планын үтәүдә төп ярдәмчеләре дип белдерә. Алар район газетасын ­кызыксынып укыйлар, районда ниләр булга­нын белергә телиләр икән. Үзләренең почтальонына булышканнары өчен ул аларга рәхмәтле. Яшьләр бит яңа­­лыкларны, нигездә, социаль челтәрләрдән укып белә, ә өлкәннәр басманың кәгазь төренә гадәтләнгән.

Хатын-кыз кышын юлларның кардан даими чистартылып торуыннан канәгать, бу йөрер юлны җиңеләйтә. Элек этләр теңкәсенә тигән булсалар, хәзер инде, аның әйтүенчә, беләләр, өрмиләр, өстә­венә, авыл урамнары буйлап аны шәхси сакчы – Дружок кушаматлы эт озатып йөри икән.

Почтальон атнага өч тапкыр озын юл уза – башта 1,5 чакрым җәяү, аннары – Олы Тарханга кадәр автобуска утыра. Документларны рәсмиләштергәч, бер кулына – хат ташучы сумкасын, икенчесенә товар тутырылган сумкасын ала да кайтыр юлга кузгала.

– Ничә елдан бирле үз эшемә кү­нектем инде, юлны да, кешеләрне дә беләм, вакытлар белән бергә тәҗрибә дә тупланылган, – ди Анастасия Сергеева. – Үземне башка урында күз алдына да китерә алмыйм.

фото Анастасия Сер­геева тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X