Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Үз бурычын үтәгән

1986 елның апрелендә килеп чыккан Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетерүдә катнашкан меңләгән кешеләр арасында чинчуринолы Рәшит Кадыйров та булган.

1986 елның апрелендә килеп чыккан Чернобыль АЭСы һәлакәтен бетерүдә катнашкан меңләгән кешеләр арасында чинчуринолы Рәшит Кадыйров та булган.
“Мине 1987 елның ноябрендә чакырдылар, әле тагын Монастырскийдан, Богдашкино, Тәтештән берәр кеше бар иде. Казанга кадәр барып җиттек, Тоцкига инде поезд белән 25 кеше киттек, – дип искә төшерә Рәшит Шәһит улы. – Бер ай өйрәнүләрдә булдык. Безгә хәзерге вакытта күренми һәм ишетелми торган дошман диделәр, радиациянең тәме дә, төсе дә, исе дә юк – куркынычлылыгы шунда яшеренгән дә инде”.
Тәтешлене Киев хәрби округына җибәрәләр, химик баталь­онда дезактиватор булып хезмәт итә. 
“Безне роталар буенча палаткаларга урнаштырдылар, салкын иде инде, үзебез кизү тордык, буржуйка яктык, – дип сөйли һәлакәтне бетерүдә катнашучы. – Кыр шартларында кухнялар эшләде, безне яхшы итеп тукландырдылар”. 
Хәрби хезмәткәрләр атом станциясенең өченче энергоблогында, шартлау булган урындагы, дүртенчесе белән янәшәдәгедә, эшләгән. Якташыбыз дүртенче блоктан искән зәмһәрир суыкны, аны суыту өчен азот куллануларын, әлегә кадәр хәтерли. 
“Сменалап эшләдек, химик сос­тавта чылатылган чүпрәк белән производство бинасындагы цинкланган калай җәелгән идәннәрне сөрттек. Радиактив нурларны караучылар анда никадәрле вакыт булырга мөмкин икәнлеген белер өчен башта аның күләмен үлчәделәр: кайвакытта шулай да булды, йөгереп кереп, швабра белән берничә тапкыр селтәнәсең дә кире чыгасың, сиңа алмашка башка берәү керә”.
Гаскәрләрдә радиациягә карата гамьсезлеккә юл куймаучы кырыс контроль була: йогышсызландырылганнан соң хәрби хезмәткәрләрнең һәрбер тапкырында да киемнәрен алмаштырганнар, алар душ кергән, радиация дәрәҗәсе һәрдаим тикшерелеп торган. Әмма шулай да, Рәшит Кадыйров раслаганча, күренмәс дошманның йогынтысын ул тойган – Чернобыль катастрофасы зонасына килгәчтен ике атнадан баш авыртулары барлыкка килгән, аеруча да баш артында. Өч ай командировка вакытында якташыбыз атом станциясенә 72 тапкыр кергән, бу хакта болай ди: 
“Күп кенә ватандашларым кебек, үз бурычымны үтәдем”.
Рәшит Шәһит улы украиналыларның гаять зур илебездән килгән кешеләргә, һәлакәт нәтиҗәсен бе­те­рер­гә ярдәм итүчеләргә карата ничек итеп ихтирамлы мөнәсәбәттә булуларын искә ала.
“Киевта кибеткә кердек, безне чиратсыз җибәрделәр, рәхмәт әйттеләр, коткаручылар, туганнар диделәр, ә хәзер Украинада ниләр майтарыла”, – ди әңгәмәдәшем тирән аяныч белән.
Ул гаиләсе янына кайтканнан соң, туган җирендә механизатор булып эшләвен дәвам итә. Һәм хәзер дә, югыйсә күптән пенсиядә булса да, кирәк чакта тракторга утыра, җирле авыл хуҗалыгы предприя­тиесенә булышлык күрсәтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X