Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр

Үз карамагындагылар якын кешеләргә әйләнгән

ТРның социаль яклау отличнигы Сания Сәмерханова үз хезмәтен күңел кушуы буенча башкарам, дип саный.

(Тәтеш, 5 март, «Тәтеш таңнары»). Сөендектә туган хатын-кыз тормышта нинди һөнәр сайларга икәнлеген күп уйлап тормаган  – мәктәптә укыганда ук медицина хезмәткәре булырга хәл иткән. Яшь белгеч хезмәт эшчәнлеген ФАП мөдире буларак Бидәңгедә башлап җибәргән. 

– Минем өчен бу зур җа­ваплылык иде, – дип искә төшерә Сания Мидхәт кызы. – Халык күп, балалар күп, мәшәкатьләр шактый иде. Кешеләр яхшы – киң күңелле, игелекле иделәр, гәрчә анда нибары өч ел гына эшләсәм дә, истә калдырдылар күрәсең, аннары күпләре таныдылар, алар белән аралаштым.
Язма героебызның тормышында шәһәргә киткән чаклары да булган, шулай ук медицина хезмәткәре булып эшләгән, ләкин шулай да туган якларына кайткан, ире белән Тәтештә яши башлаган. 

Сания Сәмерханова 1994 ел­ның августында социаль яклау үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башлаган һәм шул вакыттан алып үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый, аны үзенең йөрәк кушуы буенча сайлап алган вазифасы дип саный, югыйсә башка урынга да чакырганнар, үзенең хезмәтенә тугры калган. 

– Эш җиңел түгел һәм бик җаваплы, – ди тәҗрибәле медицина хезмәткәре. –  Һәр кешегә аерым җайлашу ягын табарга кирәк. Безнең тәрбиядә булучылар – үзләренә бер төрле халык, өлкән кешеләр белән җиңел түгел – һәркайсының үз холкы, үз чире, проблемалары һәм бәлаләре, шулай да аларның һәммәсе дә безнең ярдәмгә мохтаҗ. Әгәр бары тик физик азап­лануларын гына җиңеләйтеп калмыйча, рухи күтәренкелек тә өстәсәң, күзләрендә очкыннар күрәсәң, рухи канәгатьлек аласың – димәк булышкансың, һәм бу минем өчен зур этәргеч.

Сания Мидхәт кызы 12 кешегә хезмәт күрсәтә.

 – Бу вакыт эчендә итәгатьле, зирәк кешеләрне күп күрдем, мин хезмәт күрсәткән тәүге кешеләрнең берсе Анна Акимовна Бусаргина иде, һәм, гомумән, өлкән кешеләр – зирәк халык, алдан күрүчән, алар белән сөйләшсәң – тормыш мәшәкатьләренә каршы торуда алардан киңәшләр аласы килә, чөнки сугышны да кичергәннәр, һәр көнгә сөенәләр, теләсә нинди кечкенә генә әйбергә дә шатланалар. Язмыш мине шундый якташлар белән очраштыруы белән горурланам, аларның күпчелеге минем өчен бик якын һәм мине үз гаиләләренең әгъзасы итеп кабул итәләр, ә бу бик зур хөрмәт.
Сания Мидхәт кызы әйтүенчә, ул карап йөргән өлкән кешеләр яңа­лыклар белән кызыксыналар, “Авангард”ны барысы да алдыра икән, кайберенә гәҗитне ул кычкырып укый, ә аннары җирлек яңалыкларын барлыйлар.

Пандемия вакытында медицина хезмәткәре ничек эшли дигән сорауга ул болай дип җавап бирде: “Без инструкция­не катгый үтибез, барлык чараларны кулланабыз. Хәлнең җитдилеген аңлыйбыз, әлбәттә, безнең бит шулай ук гаилә бар, үзебезгә дә авырырга ярамый – безнең әбиләрне һәм бабайларны ничек калдырасың? Авырып киткән чак­лар да булгалады, алар шулай ук борчылалар, сәламәтлек турында сорашалар”.

Социаль хезмәткәр үзенең эшен яратуын белдерә, иң мөһиме ихтыяр көче булган кешеләр буыны мөмкин кадәр озаграк яшәсен, безгә аларга тигезләшергә кирәк дигән теләген белдерә ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев