Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

2020: юбилей елы

Быел без юбилей даталарын һәм әһәмиятле вакыйгаларны: Бөек Ватан ­сугышында Җиңүнең 75 еллыгын, ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтәбез.

(Тәтеш, 29 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”).  Тәтеш районында яшәүчеләр 2020 елда шулай ук Тәтеш ягы тарихы музееның 100 ­еллыгын билгеләп үтәчәк.

1919 елда музей челтәрләре зур үсеш алган вакытта оешкан һәм 1920 елның 11 июлендә мәгарифнең кантон бүлеге тарафыннан рәсми рәвештә ачылган музей үзенең җыелмаларында  Урта-Идел провинцияләренең гореф-гадәтләрен, мәдәниятен һәм көнкүрешен чагылдырган борынгы шәһәрләреннән берсенең шактый  үзенчәлекле коллекцияләрен саклый. 

Тәтештә музей барлыкка килүгә без җирле туган якны өйрәнүчеләр-энтузиастларга  бурычлы. Аларның фи­дакарьләрчә хезмәте өчен Тәтеш педагогия техникумы укытучылары Н. К. Енгурин, И. В. Басманов, танылган галим-тарихчы, рәссам-коллекционер А. Ф. Мантель, археолог Н. Ф. Калинин, Татария Республикасының Үзәк музее хезмәткәре П. Е. Корниловның исемен бүгенге көндә олы хөрмәт белән искә алабыз. ­Национализацияле шәхси җыелганнары кебек, шулай ук Казаннан борынгылыкны саклау һәйкәле һәм рәсем сәнгате фонды бүлеге тарафыннан бирелгәннәре дә беренче тапшырылган экспонатлар булган. 
Музей фонды үзенең 100 ел эшләү дәверендә музей билгеләнешендәге 46 меңнән артык әйберне исәпкә керткән. Алар арасында XII-XIX гасырдагы кораллар, айбалта, протазан; XVII гасырдагы көбә кием белән тимер башлык, кавалергард полкы сугышчысының күкрәк һәм арканы саклый торган тимер киеме кебек борынгы әйберләр бар. 

Фарфор, яктырту приборлары, җиһазлар, төрле милләт вәкилләре киемнәре һәм башкалардан бай коллекция ­җыйналган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев