Абунә кампаниясе тәмамланып килә
“Тәтеш таңнары”н укып, гәҗиткә язылучылар райондагы кызыклы вакыйгалар, көнүзәк рәсми мәгълүматлар, белгечләр консультацияләре, якташларыбызның эш тәҗрибәсе һәм данлы тормыш юлы турында беләләр.
“Тәтеш таңнары”н укып, гәҗиткә язылучылар райондагы кызыклы вакыйгалар, көнүзәк рәсми мәгълүматлар, белгечләр консультацияләре, якташларыбызның эш тәҗрибәсе һәм данлы тормыш юлы турында беләләр.
Үзенең районын яратучы, аның яңалыклары белән кызыксынучы һәм җомга көнне килүче “Атна вакыйгалары”ннан республиканың да яңалыкларын белеп торучыларның һәркайсына рәхмәт.
Зур Әтрәч, Пролей-Каша, Алекина Поляна һәм Льяш почта бүлекләре хат ташучыларының агымдагы елның II ярты еллыгына абунә планын үтәүдәге хезмәте алдынгылыкта.
Монастырский һәм Киртәле элемтә бүлекчәләрендә абунә кампаниясе төгәлләнү алдында. Шәһәребездә дә район гәҗитен актив яздыралар.
Безнең өчен иң яхшы бүләк – укучыларыбызның бездән аерылмавы, ә алар өчен, исегезгә төшерәбез, редакциядә призлар уйнатылачак.
Абунә кампаниясе тәмамланып килә!
Редакция үзенең яраткан укучылары өчен призлар уйнатырга әзерләнә.
Гәҗитебезне яздыручыларның һәркайсы акциядә катнаша һәм кыйммәтле бүләк (рәсемдә) ота ала.
2018 елның II ярты еллыгына (6 айга) яздырган квитанцияләр күчермәсен 2018 елның 18 июненә кадәр (авыл халкы үтенече буенча көне үзгәртелде) редакциягә китерегез яки tetuch_awangard@rambler.ru электрон почтасы аша юллагыз (элемтәгә керү өчен телефон номерын күрсәтүегез сорала).
Җиңүчеләр (“Тәтеш таңнары”, “Авангард” гәҗитен яздырган өчәр кеше) 2018 елның 25 июнендә квитанцияләрне уйнату барышында билгеләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев