Аграрийлар узган район семинар-киңәшмәсендә алда торган чәчү мәсьәләләрен тикшерделәр
Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре – үз эшләренең осталары.
(Тәтеш, 30 март, «Тәтеш таңнары»). Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре – үз эшләренең осталары. Һәм алар һәркемгә билгеле булган “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән әйтемне бик яхшы аңлыйлар: хуҗалыкның үсеше һәм аның эшчәнлегенең икътисади нәтиҗәсе җиргә нинди сорттагы чәчүлекләр кертелүгә, язгы чәчүнең ничек үткәрелүенә бәйле. Ә тәҗрибә уртаклашу һәм белгечләрнең киңәшен үз эченә алган махсус семинарлар әлеге эшләрне сыйфатлы башкарып чыгарга мөмкинлек бирә.
Семинарда авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, җирлек башлыклары, район активы катнашты – алар районның һәм республиканың әйдәп баручы предприятиесе – “Колос” агрофирмасының машина-трактор паркын (ул 9 заманча техникага тулыланган), чисталык һәм тәртип белән үрнәк булган ашлык складларын, товарлыклы-сөтчелек фермаларын кызыксынып карадылар. Агрофирма җитәкчесе урынбасары Ранис Мәүлиханов хезмәттәшләренә хуҗалыкта язгы чәчүне үткәрүгә ничек итеп техниканы, минераль ашламаларны һәм элиталы орлыкларны (Мәскәү НИИ галимнәре җитәкчелегендә хуҗалыкта тәҗрибә җирләрендә үстерелгән) әзерләү хакында сөйләде.
– Хуҗалык чәчүгә йөз процент диярлек әзер. Без чәчүгә орлыкларның оригиналь сортларын тулысынча күләмдә, минераль ашламаларны чәчү җирләренең бер гектарына 135 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән чыгып хәстәрләдек, максат – минераль ашламаларны 150гә кадәр җиткерү. Техника – комбайннар, тракторлар һәм тагылма техника сатып алдык. Ферма биналарын төзекләндердек, терлекләр чылбырга куелмыйча асрала, лейкозлы сыерлар юк, фермага заманча җайланма урнаштырылды. Эшчеләрнең хезмәт шартларын кайгыртабыз – махсус эш киемнәрен яңарттык, медицина тикшерүе үткәрелә, остаханәләрне ремонтладык. Хуҗалыкның хезмәт хакы буенча бурычлары юк, уртача хезмәт хакы – 38 мең сум (районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре буенча уртача – 28,7 мең сум), максат – җәйгә 40 мең сумга кадәр җиткерү, – диде Ранис Фәрит улы.
Ул шулай ук хуҗалыкта хәзерге вакытта агрофирма эшчәннәре өчен ашханәгә капиталь ремонт ясалуын хәбәр итте.
Билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыкта остаханәләр җылытыла, душ һәм санузел бар, ашханә җиһазландырылыш, уңайлылык һәм тәкъдим ителә торган ризыкларның төрләнеше белән шәһәр кафеларыннан ким түгел.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “Колос” белгечләренә әһәмиятле сораулар бирделәр һәм аларга тулы җаваплар алдылар.
Жуково авылы мәдәният йортында семинарның теоретик өлеше тәҗрибә уртаклашу белән дәвам итте.
– Без үзебезнең тарафтан алынган югары билгеләнешне киметә алмыйбыз һәм быел да чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгарга тиешбез. Беренче чиратта һәрбер җитәкче чәчү планын төзүгә һәм аны тормышка ашыруга белемле итеп карарга, заманча агротехнологияләрне файдаланырга тиеш. Эшчәннәр өчен уңайлы хезмәт шартлары булдыру һәм иң әһәмиятлесе аларны яхшы хезмәт хакы белән тәэмин итү бик мөһим, – диде семинарда катнашучыларга Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов. Моның белән беррәттән Рәмис Хатыйп улы хуҗалыкның икътисади җитешлеге барлык бурычларны сыйфатлы хәл итүдән тора, бу авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан авыл хуҗалыгы предприятиеләрендәге эшчеләрнең хезмәт хаклары артуга да, биредә яшәүче кешеләрнең яшәеш дәрәҗәсен яхшыртуга да йогынты ясый, дип белдерде ул. Билгеләп үтик, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре – авыл җирлекләре башлыкларының торак пунктларны төзекләндерү, авылда чаралар, хәйрия акцияләре үткәрү буенча беренче ярдәмчеләре. Район башлыгы кайбер хуҗалыкларның җитәкчеләренә эшчәннәрнең хезмәт хакы түбән булуына, заманча агротехнологияләрне эштә файдаланмауларына шелтә белдерде.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре семинарда хуҗалыкларның язгы чәчүгә әзерлеген анализлады.
Аграрийлар чәчүлек материалның, авыл хуҗалыгы техникаларының техник тикшерелешен, сөт терлекчелегенең үсеш сыйфаты контроле мәсьәләләре хакында фикер алыштылар, чәчүне сыйфатлы үткәрү өчен технологияләрне куллану буенча күрсәтмәләр алдылар.
Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев терлекчелек үсеше мәсьәләләренә тулырак тукталды, хуҗалыклардагы белгечләргә мөгезле эре терлекләрнең азык рационын дөрес төзү һәм заманча технологияләрне, җайланмаларны файдалану буенча үзенең күрсәтмәләрен бирде, шулай ук катнашучыларга авыл хуҗалыгы эшләрен уздырган вакытта техник куркынычсызлыкны катгый үтәү кирәклеге турында искә төшерде.
Семинарда катнашучылар әйтүенчә, мондый файдалы семинарлар язгы кыр эшләрен үткәргәндә куелган максатларга ирешүне, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең һөнәри белемлелеген арттыруны чагыштырырга мөмкинлек бирә, димәк, районның агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга йогынты ясый дигән сүз.
Быел 45 меңнән артык гектар мәйданда сабан ашлыгы чәчү планлаштырыла.
Безнең районда кыр эшләре вакытында 300 трактор, 128 сөрү һәм 28 чәчү агрегаты, 28 чәчү комплексы, 19 чөгендер чәчкеч һәм кукуруз, көнбагыш чәчү өчен 14 чәчкеч эшкә җигеләчәк.
Техникаларның әзерлеге бүгенге көндә 98 процент тәшкил итә.
2021 елгы чәчүгә 6 авыл хуҗалыгы предприятиесе үзенең машина-трактор паркын өстәмә җайлаштырган – алар тарафыннан заманча 24 авыл хуҗалыгы техникасы сатып алынган, тагын 12не сатып алу планлаштырыла.
Хуҗалыкта 10 мең тонна чәчүлек бар (алгы көнгә запас фондны кертеп) – ул кулланылыштан 100 процент.
Районда авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан бер гектар чәчү җиренә уртача 103 килограмм тәэсир итүчән матдә исәбеннән минераль ашлама хәстәрләнгән – республикада бу бүгенге көндә иң югары күрсәткеч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев