Аграрийларның хезмәт нәтиҗәсе – алгарышлы караш
Агросәнәгать комплексы эшчәннәре якшәмбе көнне үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.
(Тәтеш, 12 октябрь, "Тәтеш таңнары", Мария Храмова әңгәмәсе (автор фотосы) ). Аны каршылар алдыннан без Тәтеш районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Садриев (рәсемдә) белән авыл хуҗалыгы елында алдан билгеләнгән нәтиҗәләр турында әңгәмә кордык.
– Ирек Әдипович, безнең игенчеләр ничек хезмәт куюы хакында инде әйтергә буладыр.
– Һава торышы көйсез булу аркасында үсемлекчеләр өчен ел җиңел килмәде.
Әмма җир белән җитди, аңлы һәм нәтиҗәле эш алып бару, югары дәрәҗәдә минераль ашламалар кертү, үсемлекләрне чүп үләннәреннән һәм чирләрдән саклау буенча комплекслы эшләр игенчеләребезгә ашлык җитештерүдә тотрыклы рәвештә республика алдынгылыгында булу мөмкинлеген тудырды.
Хуҗалыклардагы белгечләр югары уңдырышлылыклы сортларга һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы культураларына аерым игътибар бүлеп бирә. Агымдагы елда язгы чәчүгә 33 тонна үзенчәлекле орлык сатып алынды.
Районда игеннәрне суктырып алу гектардан уртача 37,1 центнер уңдырышлылык белән 161,2 мең тонна тәшкил итте (республика буенча – гектардан 30 центнер).
“Колос”, “Бакырчы”, “Р. Г. Сафиуллова” хуҗалыклары Тәтеш икмәгенә иң күп өлеш кертте. Киләсе ел уңышына 10 мең тонна орлыклык материал салынды.
– Шикәр чөгендерен җыю ничек бара?
– Бүгенге көнгә 3916 гектар мәйданнан татлы тамыразык җыелды, гектардан 525 центнер уртача уңдырышлылык белән 205,59 мең тонна казып алынды. “Колос” агрофирмасы чөгендер алуны төгәлләде, “Содружество” һәм “Нива” төгәлләү алдында.
– Игенчеләр инде киләсе елга ниятләп куелганнар өчен эшлиме?
– Әлбәттә. Район хуҗалыкларындагы кырларга 20 мең тоннадан артык органик ашлама кертелде, 1,6 мең гектарга якын алдан утыртылган күпьеллык үләннәр, 200 гектар донник сөрелде, 1200 гектар мәйдандагы җирләргә горчица чәчелде. 1211 гектар мәйдандагы әче туфракка известь кертелде.
Бер гектар чәчүлеккә тәэсир итүчән матдәдә 88 килограмм минераль ашлама кертелде (бу республика буенча иң яхшы күрсәткечләрнең берсе).
Киләсе ел уңышы өчен 17,2 мең гектар көзге бодай чәчелде. 46167 гектар мәйданга туфракны төп эшкәртү үткәрелде. “Колос”, “Авангард”, “С. М. Казаков” һәм башка хуҗалыклар әлеге эшне төгәлли.
– Авыл хуҗалыгы производствосының рентабельлеге турыдан-туры матди-техник база үсешеннән бәйле. Безнең районда моның белән эшләр ничегрәк тора?
– Аграрийлар киләчәккә планнар кора, алгы көнне күздә тотып яши: кемдер кыр эшләре барышын җайлаштыру өчен югары җитештерүчәнлекле техника сатып алуга өстенлек бирә, кемдер – заманча технологияләрдә терлекләр асрауга. Татарстан Республикасы хөкүмәте авыл кешеләренә моңарда зур ярдәм күрсәтә. Мисалга, “Татарстан”, “Р. М. Заһидуллин”, “Бакырчы”, “Агро-Союз” хуҗалыкларында сыер абзарларын капиталь ремонтлау алып барыла, “Татарстан”, “Содружество” һәм “Нур”да машина-трактор парклары ремонтлана, 4 хуҗалыкта силос-сенаж траншеялары төзелә, 8дә ындыр табаклары ремонтлана. Районның машина-трактор паркы быел югары җитештерүчәнлекле 13 техникага тулыланды. Кайгыртучан хуҗалар әлеге катлаулы һәм чыгымлы төзекләндерү барышының ахыргы максаты җитештерүчәнлек нәтиҗәсен арттыру икәнлеген аңлый.
– Без инде язганча, терлекчеләрнең дә уңышлары бар.
– Әйе, авыл хуҗалыгы терлекләренең продуктлылыгы үсте.
Мөгезле эре терлекләрнең баш саны артты, үткән ел белән чагыштырганда, 104 процент тәшкил итә, сөт көтүлеге – 105 процент.
Сөт 13770 тонна җитештерелде. Продуктлылык буенча алдынгы хуҗалыклар – “Р. Г. Сафиуллова” (6686 килограмм), “Бакырчы” (5610 килограмм), “Нур” (5119 килограмм). Мондый нәтиҗә 550 башмак тана һәм 6 нәселле үгез сатып алуга йогынты ясады.
Малларны уңышлы кышлатып чыгу өчен бер шартлы малга 26 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Ит һәм кош үстерү буенча да үсеш бар, ул үткән ел белән чагыштырганда мөгезле эре терлекләрнең тәүлеклек уртача артымы 660 грамм булганда 106 процент тәшкил итә. Әлеге казанышларга хуҗалыкларда терлекләрне яңадан үстерү буенча эшләр үткәрү сизелерлек яхшыру нәтиҗәсендә ирештек тә инде. Үсеш өчен резервлар бар, әлбәттә, безгә омтылырлык нәрсәләр дә бар. Шулай да, бу безнең терлекчеләрнең зур хезмәт нәтиҗәсе.
Бердәм көч куйганда районыбызда авыл хуҗалыгы тармагының эш нәтиҗәләре элеккечә яхшы дәрәҗәдә булачагына ышанам.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев