Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Агымдагы елның беренче сабые – кыз

Сабыйга Кристина дип исем кушканнар.

(Тәтеш, 13 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районында быел беренче сабый – кыз бала туды, аның авырлыгы 3 килограмм 400 грамм, буе 52 сантиметр. Нарасый Кушкуй авылында яшәүче Диана һәм Гора Арабяннар гаиләсенә шатлык-бәхет өстәде. 

Сабыйга Кристина дип исем кушканнар. Ир белән хатынның бу икенче кызлары. Беренчесенә, Даянага, өч яшь. 
Бәхетле ата-ананы район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Наталья Николаева һәм район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге җитәкчесе Лариса Дианова кызлары туу белән котлады.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X