Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Агымдагы елның су коену сезоны башыннан ТРда 66 кеше суда баткан

Беренче санлы зона эзләү-кот­кару отряды мәгълүматлары буенча, республикабыз сулыкларында 27нән 29 июльгә кадәр 7 кеше батып үлгән, шуның берсе – бала.

(Тәтеш, 2 август, «Тәтеш таңнары», фото Алсу Җиһаншина). Агымдагы елның су коену сезоны башыннан ТРда 66 кеше суда баткан

Беренче санлы зона эзләү-кот­кару отряды (Буа) начальнигы урынбасары Раил Галимов суда үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерә:

! Бары тик махсус бүлеп куелган урыннарда, җиһазландырылган пляжларда гына коеныгыз, чөнки бәхетсезлек очрагы килеп чыкканда сез коткаручыларның махсус ярдәменә таяна аласыз. Тикшерелмәгән сулык – чоңгыл, тирән чокырлар, куе суүсемнәр, салкын чишмәләр, ботаклы агачлар, көчле агым, төптәге чүп-чар – җәрәхәтләнүгә китерергә мөмкин, суга чуму – үлемгә.

! Исерек хәлдә коенмагыз. Бу кешеләрнең суда һәлак булуының төп сәбәбе.

! Якын килүче (причалда басып торучы, якорь салынган) судноларга, катерьларга, көймәләргә, салларга йөзеп бармагыз, алар астына чуммагыз – бу гомерегез өчен куркыныч, сез төпкә төшеп китәргә, винтларга, бортка бәрелергә, су белән тончыгырга мөмкинсез. 

! Көймә һәм башка йөзә торган әйберләрне куллану кагыйдәләрен үтәгез: аларга чамадан тыш күп төялмә­гез, чайкалдырмагыз, алар­­дан­ суга сикермәгез, көймәгә шуышып менәргә кирәк булганда, аны әйләндереп капламас өчен, моны борын ягыннан яки арттан эшләргә кирәк. Исегездә тотыгыз, көймәдәге кайберәүләрнең йөзә белмәү ихтималы бар.

! Йөзә белмәгәндә өреп кабартылган матрац­лар, камералар, такталардан файдаланмагыз. Хәтта акрын искән җил дә аларны ярдан еракка алып китә ала.

! Йөзә белмәсәң, суга бары тик билгә кадәр күмелә торган урыннарга гына керегез.

! Су коену өчен урнаштырылган сигнал калкавычлары һәм башка тамгалап алган урыннарны узып китеп йөзәргә ярамый. Алар кисәтәләр: еракка йөзеп керү – бу суның артык суынып китүен, мускуллар чиктән тыш аруны, көзән җыеруларны, үлемне.

! Суга чуму һәм коенучыларны тартып алу белән бәйле шаяруларга юл куймагыз, суда төрлечә кыланмагыз, башкаларны куркытмагыз.

! Бәла-каза чыгуны белдергән ялган сигналлар бирмәгез.

! Тәүлекнең кичке һәм төнге вакытларында берьялгыз су коенмагыз. Караңгыда сез юнәлешне югалтырга һәм ярдан чиктән тыш эчкә йөзеп кереп китәргә мөмкинсез, килә торган суднодагыларның сезне күрми калу ихтималы бар, төнлә гади генә курку хисе дә каушатып җибәреп, суга батуның беренче сәбәбенә әверелергә мөмкин.

! Организмның суынуы суда булган кешенең гомере өчен куркыныч янаган сәбәпләрнең берсе булып тора, моның нәтиҗәсендә аңарда элекке хәленә кайта алмастай процесслар башлана һәм кеше хәтта кечкенә генә сулыкта да һәлак була. Су температурасы +18 °С, ә һава торышы +20 °Стан да ким булмаганда гына су коенырга тәкъдим ителә. Бер-бер артлы 3-5 тапкырдан арттырмыйча 10-15шәр минут кына су коену зарур.

! Тукланганнан соң 1,5-2 сәгатьтән соң гына су коенырга рөхсәт ителә.

! Балаларның су коенуы бары тик өлкәннәрнең күзәтеп торуында гына башкарылырга тиеш. Һичшиксез, йөзәргә өйрәнегез.

Ашыгыч ярдәм номеры – 112.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев