Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

“Акчарлак” язгы каникулда беренче тапкыр балаларны кабул итте

“Акчарлак”та 22нән 29 мартка кадәр 35 мәктәп укучысы ял итте.

(Тәтеш, 1 апрель, «Тәтеш таңнары», Инна Сафиева). Тәтеш районындагы 35 бала өчен язгы каникул Долгая Полянадагы “Акчарлак” шәһәр яны лагерендә узды. Бу безнең район җитәкчелеге инициативасы буенча һәм Татарстан Республикасының яшьләр эшләре министрлыгы каршындагы республиканың балалар ялы үзәге ярдәмендә мөмкин булды.

“Акчарлак”та 22нән 29 мартка кадәр 35 мәктәп укучысы ял итте. Язгы ял сменасы спорт белән шөгыльләнү рәвешендә үтте, шуңа күрә лагерьдә язгы каникул программасын 
“Спорт-тайм” дип атаганнар.
 
– “Акчарлак” сезонлы ла­герьдән акрынлап ел әйләнәсе эшли торганга әверелеп бара. Балаларга язын биредә ял итү бик ошагандыр һәм алар монда көзге һәм кышкы каникулларда килерләр, дип өметләнәбез.  

Безнең район җитәкчелеге балалар лагеренең матди базасын яхшыртырга тырыша – балалар өчен нинди дә булса яңа әйбер сатып алабыз. Бу юлы без спорт сменасы өчен теннис өстәлләре сатып алдык, ә җәйгә велосипедлар сатып алырга ниятлибез.

Шулай ук профильле смена прог­раммаларын камил­ләш­терәбез. Моңарда безгә спорт мәк­тәбе тренерлары, өстәмә белем бирү үзәге методистлары, Тәтештәге 1нче һәм 2нче, гражданнарны яклау көллияте, кадет мәктәп-интернаты педагоглары ярдәм итәләр. 
Бездә балалар кызыксынучаннар, яхшы тәрбиялеләр. Аларның ата-аналары үзләренең балаларын безгә ышанып тапшырдылар, һәм без үзебезнең хезмәтебез белән балаларны файдалы ял белән тәэмин итәргә тырыштык. Тәтешнең спорт мәктәбе тренерлары һәм безнең көллиятнең “Физик культура” белгечлегенең чыгарылыш курс студентлары язгы сменаны үткәрделәр. Аларның күпчелеге лагерьдә беренче тапкыр, һәм алар бирелгән йөкләмәләрен бик яхшы башкарып чыктылар дип саныйм, балалар үзләренең вожатыйларын яраттылар – бу иң мөһиме. Лагерьдә сыйфатлы, яхшы тук­лану зур әһәмияткә ия. Аш-су өлкәсендә Тәтештәге 2нче урта мәктәп поварлары тәмле ризык­лар белән сөендерделәр, алар, һәрвакыттагыча, үз эшләрен бик яхшыга башкарып чыктылар. 
Тәтеш үзәк район хаста­ханә­сеннән җибәрелгән шәф­кать туташы сәламәтлекләрен кайгыртты. Балаларны ла­герьгә кабул итүгә әзерлек вакытында барлык санитар таләп­ләр һәм ковидка каршы чаралар, смена барышында безнең тарафтан тулысынча үтәлде, – диде “Акчарлак” директоры Ирина Таһирова.

Балалар әйтүенчә, лагерьдә ял итү аларга бик ошаган. 

–  “Акчарлак”та без кыз туганым Настя белән һәр җәйдә ял итәбез. Безгә биредә бик ошый. Язын да килергә булдык. Бик үзенчәлекле, биредә шулай ук җәй айларындагы кебек, матур һәм уңайлы. Спорт сменасы гаять катлаулы, шуңа күрә барлык спортчылар бирегә җыелган. Без тренерлар катнашында спорт белән шөгыльләндек. Ә кичләрен безнең өчен төрле чаралар һәм уеннар үткәрелде, гомумән алганда, телефонда утырырга вакыт та калмады, – дип уртаклашты безнең белән Тәтештәге 2нче урта мәктәп укучысы ­Екатерина Тайманова.

–  “Акчарлак”ка ял итәргә баруыма сөенәм. Монда миңа Калашников автоматын вакытка карап сүтеп-җыярга өйрәттеләр. Баксаң, ул шундый кызыклы икән, ә хәзер инде мин аны җиңел генә җыя беләм, – диде Тәтештәге 1нче мәктәп укучысы Әмир Салаватуллин. Гүзәл табигате һәм саф һавасы белән аерылып торган Долгая Поляна территориясендәге сәламәтләндерү лагерендә яз­гы каникуллар үткәрү – яңа традициянең ­башлангычы. Рай­он һәм ла­герь­­ җитәкчелегенең планында – кечкенә тә­теш­леләрнең ялын башка сезоннарда да мөмкин кадәр арттыру. Хәзер инде сезнең белән безнең балалар, хөрмәтле укучылар, җәйге каникулда дуслары, яраткан вожатыйлары белән “Акчарлак”та күңелле һәм сәламәтләндерү ялында яңа очрашу мизгелләрен көтәләр. 

“Акчарлак”та үткән елгы җәйге каникул вакытында 150 бала ял итте, бу язда – 35 бала. Билгеләп үтәргә кирәк, коронавирус инфекциясен профилактикалау буенча кирәкле чараларны исәпкә алып, лагерьнең балалар белән тулыланышы 50 ­процент булды. 

ФОТО “АКЧАРЛАК” ЛАГЕРЕ ТАРАФЫННАН ТӘКЪДИМ ИТЕЛДЕ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев