Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алабирденең “Миләшкәй” балалар бакчасы капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты

Авылның республика программасы кысаларында ремонтланган балалар бакчасы уңайлылык дәрәҗәсе буенча шәһәрнекеләрдән калышмый.

(Тәтеш, 25 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Авылның республика программасы кысаларында ремонтланган балалар бакчасы уңайлылык дәрәҗәсе буенча шәһәрнекеләрдән калышмый.

Мәктәпкәчә белем учреждениесе Алабирде мәктәбе бинасында 2000 елдан бирле эшләп килә. 

Алты ел элек анда өлешчә ремонт ясалган – тәрәзәләр һәм җылылык системасы алыштырылган, ә быел биредә зур үзгәрешләр барлыкка килгән.
“Санитар нормалар нигезендә биналарны яңадан планлаштыру үткәрелде, керү юлы барлыкка килде, бизәкле матур рәшәткәләр урнаштырылды, идәннәр, яктырту системасы тулысынча алыштырылды, эчке бизәү эшләре һәм территорияләрне төзекләндерү буенча эшләр башкарылды, – дип хисаплый балалар бакчасы мөдире Фирая Шәйхетдинова. – Һәм боларның барысына да респуб­лика программасы, район җитәкчелеге ярдәмендә ирешергә мөмкин ­булды”.
Яңартылган мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен тантаналы ачу авыл кешеләре һәм кунак­лар өчен матур бәйрәм буларак билгеләп үтелде. 
Матур итеп киенгән сабыйлар чарага килү­челәрне шигырьләр, татар халкының милли ризык­лары белән каршылады. 
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов әһәмиятле вакыйга уңаеннан тәбрикләү сүзләрен белдерде һәм һәркемгә сәламәтлек, уңышлар, сабыйларның ­балачагы бәхетле ­булуын теләде.

Төрле яклап үсеш алу өчен барлык шартлар булдырылган “Миләшкәй”гә быел Алабирдедән – 11, Зур Әтрәчтән 7 бала йөри. 

“Сабыйлар яңа бинага килеп кергәч, башта югалып калдылар, әйтерсең лә аның диварлары эчендә беркайчан да булмаганнар, матур өстәлләр янына утырдылар, уен җыелмалары белән кызыксындылар, җиһазландырылган спортзалда булдылар, ә аннары балалар бакчасының ничек матурлануын күрсәтер өчен ата-аналарын кулларыннан җитәкләп алып киттеләр”, – ди мөдир дулкынлану һәм шатлык хисләре белән.

“Без ачылуны түземсезләнеп көттек, әмма мондый күркәмлекне хәтта күз алдына да китерә алмадык, – дип уртаклашты балалар бакчасына йөрүче сабыйның әнисе Алсинә Фәйзуллина сок­лануын белдереп. – Барысы да матур булу белән бергә, шулай ук уңайлы да, вак-төягенә кадәр уйланып эшләнгән, хәзер безнең балалар бакчасы шәһәрдәге сыман заманчага әйләнде, сабыйлар өчен шулкадәрле сөенәм, моны сүз белән генә әйтеп бетерү мөмкин түгел”.

Ә хезмәткәрләрнең тату коллективы балалар бакчасында нинди генә эшләр башкарсалар да – боларның барысы да сабыйлар сәламәт, акыллы, мәрхәмәтле һәм тәртипле булулары  хакына башкарылуын әйтәләр һәм сабыйларның яңартылган икенче йортларын наз, ярату, файдалы чаралар белән тулыландырырга вәгъдә итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев