Аларның көче – бердәмлектә
Урюмлы Кильгановлар гаилә крестьян-фермерлык хуҗалыгын үзләре өчен иң отышлысы дип саный.
(Тәтеш, 14 июль, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотосы). “2013 елда КФХ башлыгы булдым, – ди Александр Кильганов. – Әти миңа үз эшен тапшырды, ул җирдә барысын да яңа баштан башлады”.
Әңгәмәгә Анатолий Николаевич үзе дә кушылды: “Үткән гасырда җирле авыл хуҗалыгы предприятиесендә инженер булып эшләдем, ләкин, ни аяныч, ул ябылды. Үзем өчен хезмәт куярга уйладым”.
Шулай итеп, язмыш аңа үз җирендә хезмәт кую мөмкинлеген бирә. 2007 елда кредит ала, дәүләт зур күләмдә субсидия тәкъдим итә. Гаилә бизнесын башлап йөрүче раслаганча, аңардан башка уй-теләген тормышка да ашыра алмас иде.
Үзенең, якын туганнарының, әле тагын авылдашларының пай җирләрен арендага алып, яңа гына барлыкка килгән хуҗа 110 гектар җирдә бөртекле һәм азык культуралары үстерүгә алына.
Хезмәт эшчәнлеген башлап җибәргәндә бервакытта да җиңел түгел, шактый кыенлыкларга дучар булырга, хезмәттәшләреннән тәҗрибә тупларга, үз ялгышлыкларында өйрәнергә туры килә. “Беренче өч елда акчалата табыш бөтенләй дә булмады диярлек, – дип белдерә Анатолий Николаевич. – Әмма бирешергә ярамый, түземлек һәм хезмәт белән барысын да җиңдек. Якыннарның хуплавы һәм сарыф ителгән көч, җирдән табыш алуга омтылыш үзенең мул җимешләрен бирә дигән ышаныч ярдәм итте”.
Вакытлар узу белән шулай булып чыга да, эшлиләр, тотылган техника сатып алалар, ремонтлыйлар, банклардан кредитлар алалар.
2013 елның көзендә чәчү мәйданнары 380 гектарга кадәр арта, аларны ул гаилә бизнесында ышанычлы ярдәмчесе булган олы улына тапшыра, югыйсә Анатолий Николаевич үзен бизнесмен дип санамый, фермер-яшелчәче дип атый.
“2014 елда 1 миллион 350 мең сум грант оттык, үз акчаларыбызны керттек, яңа трактор, сабан сатып алдык, – ди Александр. – Миңа яшь гаиләләр өчен торак төзелеше дәүләт программасы буенча акча бүлеп бирделәр, без үзебезнекен өстәдек, хәзер гаиләм барлык көнкүреш шартлары булган зур иркен йортта яши”.
“Гадәттәгечә азык үләннәре – люцер, костер, клевер чәчәбез. Азык әзерләүне ун көн эчендә тәмамладык, чабылган печән яхшы. Шулай да быел узган елгыга караганда кимрәк, һава торышы көйсезрәк булды шул. Былтыр ашлык уңышы сөендерде – уртача алганда гектардан 38 центнердан күбрәк җыеп алдык, түбән сатып алу бәясен мул уңыш белән капладык”, – дип уртаклашты Анатолий Николаевич.
Эшләгән еллары эчендә фермерлар эшлекле элемтәләрне якташлары белән генә җайга салып калмыйча, кырлардан алынган продукцияне башка районнарга да саталар. “Даими клиент базасы бар, үзара табышлы шартларда аңлашу таба алуыбыз сөендерә”, – диләр кайгыртучан хуҗалар.
Быел КФХның машина-трактор паркы ашлама сиптергечкә тулыланган, мең тонна иген саклар өчен Богдашкинода ашлык амбары сатып алуга ирешкәннәр.
Без аралашкан арада йорт янына тракторы белән кече улы Евгений (рәсемдә)кайтып туктады. Кызу эш чорында игенчеләрнең буш вакытлары юк диярлек, шулай да ул безнең белән әби-бабалары яшәгән, көч биреп торган туган җиреннән дә кадерле берни булмавы хакында уртаклашырга вакыт тапты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев