Аларның хезмәте якташларына кирәк
Авылда почта бүлекчәсе хезмәте авыл халкы тормышында зур әһәмияткә ия.
(Тәтеш, 17 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Лина Тихонова). Авылда почта бүлекчәсе хезмәте авыл халкы тормышында зур әһәмияткә ия. Бүген без, кыенлыкларга карамастан, үз эшләрен тырышып башкаручы – “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард” район газетасына язылу планын тәэмин итеп кенә калмыйча, аны арттырып та үтәүче кешеләр хакында язабыз.
Лариса Федотова җитәкчелегендәге Жуково почта элемтәсе бүлекчәсендә нибары ике хезмәткәр эшли.
– Коллективыбыз бердәм, барысы да планны үтәргә тырыша. Бу ярты еллыкта район газетасы буенча ул 10 процентка арттырып үтәлде. Лариса Руфимовна үзе почтамтта 10 елга якын эшли, Жуково һәм Берлек авылларына хезмәт күрсәтә. Соңгысында нибары 2 кеше генә яши, әмма аларга да шулай ук хезмәтләргә түләү буенча квитанцияләрне дә, пенсияләрне дә илтеп бирергә кирәк.
Кызыл Тархан авылы почтальоны Миләүшә Әбелханова һәр йортка да йөреп чыга, язылу кампаниясендә “Тәтеш таңнары” һәм “Авангард”ны яздырырга онытмасыннар өчен, авыл халкының исенә төшереп тора. Аның хезмәт стажы 17 ел. Җәйге вакытта ул Жуководан алып үз участогына кадәр дүрт чакрымга якын юлны велосипедта, кышын җәяүләп уза. Өстәвенә, хат ташучының сумкасында авыл кешеләре заказ биргән товарлар да була.
Иоковода шулай ук җирле почтальон Ираида Майорова үз вазифасында алты ел эшли. Аның участогында, нигездә, аралашырга яратучы пенсионерлар яши, ул аларны үзенең ярдәмчеләре, район газетасын яратучылар һәм көтеп алучылар буларак билгеләп үтә.
Удельное-Нечасово почта бүлегендә Ольга Селиверстова ( рәсемдә) начальник булып чирек гасырга якын хезмәт куя. Ул үзе Колунецтан, аның участогы да шунда урнашкан. Җәйләрен 4 чакрым юл үтеп йөри, кышын инде бу 34 чакрымга кадәр арта. Ольга Васильевна соңгы биш елда машинаны үзе йөртә, бу барып-кайту юлын җиңеләйтә.
– Ни аяныч, авылларда халык азая бара, безнең Колунецта 40лап йорт хуҗалыгы бар. Авылдашларның барысын да беләм, алар безне, почтальоннарны, көтеп торалар. Бер ел инде Алекина Полянага да хезмәт күрсәтәм. Биредә халык укырга ярата, газета-журналлар яздыра, “Авангард” газетасы – һәр йортта да диярлек.
Почтальон Татьяна Маврина бүлекчәдә инде җиде ел эшли. Удельное-Нечасовода яшәүченең участогы туган авылында һәм Федоровкада урнашкан. Җитәкче аны инициативалы хезмәткәр буларак тасвирлый: “Бөтен җаваплылык белән эшли, язылу планын һәрвакытта үти, кешеләр белән аралаша белә”, – ди.
Хат ташучылар кайчакларда җиңелләрдән булмавын яшермиләр. Алар үз эшләрен яраталар, якташларына нәрсә кирәклеген беләләр.
фотоларны почта элемтәсе бүлеге хезмәткәрләре тәкъдим иттеләр
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев