Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алда – сайлап алу туры

Тәтеш дәүләт гражданнарны яклау көллияте базасында “Коткаручылар эше” төре буенча WorldSkills Russia төбәк чемпионаты дүртенче ел узды.

(Тәтеш, 21 ноябрь, Тәтеш таңнары).  Быел югары дәрәҗәдәге ярыш­ларда биш яшь профессионал һәм алты яшүсмерләр командасы катнашты. Бәйгече-яшүсмерләр арасында, көллият студентларыннан тыш, бу юлы Казан шәһәренең 89нчы урта мәктәп кадетлары да бар иде. “Янгын сүндерүче киемнәрен кию”, “Янгын эстафетасы”, “Төеннәр бәйләү”, “Кыя биеклеген җиңеп чыгу”, “Зыян күрүчене җимерек­лекләр астыннан алу” – бу дүрт көн дәвамында барган ярышларда яшьләр узган сынауларның тулы исемлеге түгел әле. Яшь булуларына карамастан, бәйгедә катнашучылар яхшы әзерлек­ле булуларын, командада эшләү осталыкларын һәм куелган бурычларны башкарып чыга алу сәләтләрен күрсәттеләр. Быел экспертлар арасында, эшләүче коткаручылар белән беррәттән, көллиятнең дүрт студенты – “Яшь профессио­наллар” (WorldSkills Russia – 2018) VI Милли чемпионатында осталыклары өчен медальгә ия булган “Коткаручылар эше” төре буенча Татарстан җыелмасы әгъзалары чыгыш ясады. 

Катлаулы сынаулар һәм дулкынланулар артта калгач, ярышларны ябу тантанасы булды. “Яңартылган көллияттә без “Яшь профессионаллар” VII төбәк чемпионатын бик рәхәтләнеп үткәрдек. Көрәш гадел булды, көчлеләр җиңде”, – дип мөрәҗәгать итте җыелучыларга райбашкарма комитет җитәкчесе Аркадий Семенычев. 133нче янгын-коткару часте начальнигы Сергей Фокин җиңүчеләргә ярышларның киләсе этабында бирешмәүләрен һәм бары тик алга баруларын теләде. 
Рәзил Алиев, Даниил Мурзаев, Елизавета Нятюнова, Алексей Тябуков, Ленар  Хәйруллин “Коткаручылар эше” төре буенча чемпионатта җиңүчеләр булдылар. Артем Белавин, Тимофей Бражкин, Кирилл Вәлиев, Зилә Фатыйхова, Артем Чекалкин шушы ук төр буенча JuniorSkills чемпио­натында югары бүләк яуладылар. Ябылу тантанасы кысаларында, катнашучылардан тыш, экспертлар һәм волонтерлар да сертификатлар белән билгеләп үтелде. Көчле алкыш­лар астында залга  “WorldSkills” дип язылган торт керттеләр, аны кисү хокукын ярышка үз өлешен кертүчеләргә ышанып тапшырдылар. “Чемпионат – ул һәрбер катнашучы тормышында әһәмиятле вакыйга, шулай ук безнең көллият тарихында яңа бит”, – диде йомгак­лау сүзендә уку йорты директоры Татьяна Адаева.
Елена КАЛАШНИКОВА (автор фотосы)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев