Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Витин: “Безнең бурыч – районда яшәүчеләрнең иминлеген тәэмин итү”

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының нәтиҗәлелекнең гомуми билгеләмәсе һәм хезмәт нәтиҗәләренең комплекслы бәяләмәсе ни­гезендә Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге 3нче категорияле егерме бер бүлек арасында 2018 елда тугыз баскычка күтәрелде һәм тугызынчы урынны алды (2017 елда – 18).

(Тәтеш, 16 гыйнвар, «Тәтеш таннары»,  Инга СӘФӘРОВА  (автор фотосы)). Бу хакта Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге начальнигы Алексей Витин район башлыгы Рәмис Сафиуллов, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Илдар Сафиуллин, район прокуроры Илдар Гайнуллин, район суды рәисе Сергей Борисов, җәмәгать суды судьясы Әлфия Зыятдинова катнашында узган 2018 елдагы оператив-хезмәт эшчәнлегенә йомгак ясау буенча үткәрелгән киңәшмәдә хәбәр итте.  

Аның докладында әйтеп үтелгәнчә, районда 2018 ел дәвамында җинаятьләр, административ хокук бозулар турында теркәлгән хәбәрләр саны азайган,  җинаятьчелек 23,3 процентка кимегән. “Моның белән бергә сәламәтлеккә аңлы рәвештә зур зыян китерү фактларының  исәбе артты”, – дип хәбәр итте эчке эшләр бүлеге начальнигы. – 2018 ел эчендә җинаятьләрне гомуми ачу 75,3 процент тәшкил итте, бу 2017 елга караганда 3,5 процентка кимрәк”. Кешеләр белән аңлату эшләре үткәрүгә карамастан, кәрәзле телефон һәм Интернет челтәрен файдаланып башкарылган алдашу фактларының арта баруы төп проблемаларның берсе булып кала бирә. 2018 елда ул гомуми җинаятьчелек юнәлешендәге алдакчылык струкурасында 73,3 процент тәшкил иткән.

Алексей Сергеевич шулай ук районда һәр өченче җинаятьнең исерек хәлдә килеп чыгуы хакында билгеләп үтте. “Сәрхүш” җинаятьчелек үзе артыннан көнкүреш, урам, кабаттан җинаять кылуга этәрә. Шуңа күрә “исерек” җинаятьчелек белән көрәшү полиция эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора”, – диде эчке эшләр бүлеге җитәкчесе. – Законсыз алкоголь продукцияләрен сату белән бәйле җинаятьләрне ачыклау буенча максатчан эш дәвам итә – үткән чор эчендә законсыз алкоголь әйләнешен бетерү буенча 600дан артык чара уздырылды, 300 литр спирт кушылган сыеклык алынды (2017 елда – 85,9)”.

Киңәшмәдә су биологик ресурсларын саклау өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау (“Уылдык” операциясе барышында балыкчылык кагыйдәләрен бозган өчен 28 хокук бозу ачыкланган, 2 җинаять эше судка юлланган) һәм наркотик матдәләрнең законсыз әйләнеше белән көрәш (14 беркетмә тутырылган, 2 җинаять эше судка юлланган) буенча уздырылган барлык чаралар да яңгырады. Урам җинаятьчелеген профилактикалау максатында урнаштырылган видеокүзәтү камералары куллануның нәтиҗәлелеге дә үсә: 2018 елда техник чаралар файдалану белән 10 җинаять ачылган, 42 административ хокук бозу ачык­ланган. Алексей Витин чыгышыннан күренгәнчә, балигълык яшендә булмаучыларның хокук бозуларын профилактикалау, балаларны яклауның хокукый нигезләрен ныгыту, яшьләр мохитендә деструктив агымнарны җәелдерүгә каршы хәрәкәт буенча хезмәтләргә зур игътибар бүлеп бирелгән. 
Алексей Сергеевич Тәтеш районы эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең көчен өстәмә тикшерү һәм сорау алу барышында канунны бозуга юл куймауга, җинаять эшләрен тикшерү сыйфатын арттыруга; коррупциягә кагылышлы җинаятьләр өлкәсендә җинаятьләрне ачыклау буенча чаралар оештыруга; авыл хуҗалыгы продукцияләрен урлау, социаль алдакчылык белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм моңа юл куймау дәрәҗәсен үстерүгә юнәлдерү кирәклеген билгеләп үтте. Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуны ачыклау, пассажирларны законсыз ташуга чик кую, юл-транспорт һәлакәтендә балаларның җәрәхәтләнүен профилактикалау буенча оештырылган чараларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Район башлыгы башкарылган хез­мәтләр өчен эчке эшләр бүлеге кол­лективына хөрмәтен белдерде. “Сезгә тәтешлеләрнең һәм аларның иҗади хезмәт иминлеген тәэмин итү хакына хезмәт бурычыгызны лаеклы үтәгәнегез өчен рәхмәт”, – диде Рәмис Хатыйп улы.

“Безнең эчке эшләр бүлеге коллективы бердәм, хезмәт сөючән һәм хәрби әзерлектә тора, бу безгә башка хокук саклау органнары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре белән үзара ярдәмләшеп, районда яшәүчеләргә иминлек тәэмин итү мөмкинлеген бирә”, – дип йомгаклады сүзен Алексей ­Витин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев