Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алексей Витин: “Безнең төп бурыч – гражданнарның хокукларын яклауны тайпылышсыз тәэмин итү”

Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге 2019 елда ирешелгән оператив-хезмәт эшчәнле­ге нәтиҗәләре буенча үз ка­тегориясендә 21 арасында ­­­I урынны яулады.

(Тәтеш, 24 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”, Мәдинә Ибәтуллина (автор фотосы)). Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге 2019 елда ирешелгән оператив-хезмәт эшчәнле­ге нәтиҗәләре буенча үз ка­тегориясендә 21  арасында ­­­I урынны яулады.

2019 елның оператив-хезмәт эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә бүлек начальнигы Алексей Витин, район башлыгы урынбасары Евгений Курков, район прокуроры Илдар Гайнуллин, район суды рәисе Сергей Борисов, җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова, Буа МРСО ТК ТИ җитәкчесе Илнур Сабирҗанов, шулай ук җитәкчеләр, төрле хезмәтләр начальниклары һәм шәхси состав катнашты. 

Алексей Витин үзенең чыгышында гражданнарның иминлеген, аларның хокук­ларын һәм законлы мәнфәгатьләрен тәэмин итү хезмәтнең өстенлеге булып тора, дип билгеләп үтте. Шәһәр һәм район террито­риясендә оператив хәлне тот­рык­лан­дыру буенча эшләр тормышка ашырыла. Полицейскилар Казанда уз­ган “Ворлдс­киллс” бөтен­дөнья чемпионаты ва­кытында, шулай ук муниципаль чаралар үткәргәндә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итте.

Агымдагы ел башыннан җинаятьләр, административ хокук бозулар һәм вакыйгалар хакында теркәлгән хәбәрләрнең үсеш тенденциясе барлыкка килде, бу кешеләрнең полиция эшен, профессионаллар, законны үтәүчеләр һәм вакытында башкаручылар буларак бәяләүләре турында сөйли. 2018 елның шушы вакыты белән чагыштырганда, 2019 елда 293 хәбәргә күбрәк теркәлгән – 2709. Ел дәвамында шулай ук теркәлгән җинаятьләр исәбенең гомуми үсеше күзәтелде. Аның артуына милеккә каршы җинаятьләр йогынты ясады: алдакчылык – 15тән 28гә кадәр, урлап китүләр – 2дән 3кә кадәр, яңа төр җинаять – банк счетыннан урлау – 9 очрак.  

Докладтан күренгәнчә, алдакчылар ягыннан җинаятьчелек тәэсиренә урта яшьтәге гражданнар торган саен ешрак килеп каба, 2019 елда алар тарафыннан гомуми суммасы – 1 миллион 662 мең 168 сум акча күчерелгән. Тәтеш кешесе трактор сатып алу нияте белән алдакчыларга 580 мең сум акча күчергән, ләкин килешү булмаган; бер хатын-кыз танышулар сайтында аралашканнан соң – 574 мең 11 сум күчергән.

“Кайнар эздән” һәм аеруча да авыр җинаятьләрне ачу буенча эшләр уңай яктан билгеләп үтелә. Барлыгы 142 җинаять тикшерелгән, шул исәптән 26сы авыр һәм аеруча да авыр төрләргә кагылышлы. 2019 ел нәтиҗәләре күрсәткәнчә, законсыз корал, наркотик, психотроп матдәләр әйләнеше өлкәсендә инициативалы чаралар кабул итү зарурилыгы бар.

Узган елда икътисад юнәлешендә бүлек тарафыннан 1 җинаять ачылган һәм тикшерелгән, ришвәтчелек юнә­­лешендә – 2, аларның барысы да авыр җинаятьләр төренә кагыла. Алкоголь продукцияләрнең законсыз әйләнешенә каршы эшләү максатларында 320 чара үткәрелгән. 73,5 литр спирт кушылган сыеклык алынган.
“Имин шәһәр” аппарат-­программа комплексының хокук саклау сегментын үс­те­­рү кысаларында районда 2020 елның 1 гыйнвар торышы буенча, җәмәгать урыннарына 28 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган.

“Билгеле бер авырлыклар булуга карамастан, коллектив куелган бурычларны башкарып чыкты, хәлне контрольдә тотарга һәм хокук саклау хезмәтләрен үтәүне тәэмин итәргә насыйп булды”, – дип йомгаклады бүлек начальнигы Сергей Витин.  

Хакимият органнары вәкилләре полиция хезмәткәрләренә эшләрен оста башкарганнары өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы урынбасары Евгений Курков ассызыклап үткәнчә, шәһәрдәге барлык иҗтимагый-әһәмиятле чаралар законны һәм куркынычсызлыкны үтәүне күз уңында тотып, югары дәрәҗәдә уза.
Оператив киңәшмә нәти­җәсендә һәр сорау буенча карарлар расланды һәм җаваплы вазифаи затларга әлеге юнәлешләрне үтәү өчен вакыт ­билгеләнде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев