Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алгарышка омтылу

ТРда Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге районның меңгә якын тарафдарын үз канаты астына җыйды.

(Тәтеш, 19 июль, «Тәтеш таңнары», Елена КАЛАШНИКОВА, автор фотосы). Әлеге кешеләр үз үрнәкләрендә көн саен диярлек гади хакыйкатьне раслыйлар: пенсиягә чык­каннан соң да тормыш дәвам итә. Дәвам итеп кенә калмый, ул матур вакыйгалар белән тулылана.

Челтәрләп тә үрәләр
“Өлкән буын университеты – бу өлкән кешеләр белән мәгърифәтчелек һәм уку курсларын, иҗади остаханәләр, төрле программалар буенча өйрәнүне оештыруны үз эченә алган яңа эш төре. Районыбыз әлеге юнәлеш буенча факультетларның шактый күп санда булуы ярдәмендә Татарстанда алдынгыларның берсе булып тора”, – диде ТРда Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлек җитәкчесе Нина Новикова. Һәм чынлап та, “көмеш” яшьтәгеләр компь­ютер бе­лемен, психология нигезләрен актив өйрәнәләр, сәламәт яшәү рәвеше алып баралар, хореография, скандинавия йөреше, челтәрләп үрү белән шөгыльләнәләр, экскурсия­ләргә баралар, күп сандагы бәйгеләрдә катнашалар һәм җиңәләр, ә “Мәдәният һәм мәгърифәтне үстерү” программасын муниципаль проект дип атарга мөмкин.

Тәтешле Татьяна Максимова бер ел элек, пенсиягә чыкканнан соң ук, бүлек активистлары сафына керә һәм инде компьютер белеме факультетында укыр­га да өлгерә. “Вакыт бер урында тормый. Дәресләр ярдәмендә күп кенә яңалыклар белдем, мисалга, дәүләт хезмәтләреннән файдаланырга һәм коммуналь түләүләр исәбе буенча таблица ясарга өйрәндем. Фикердәшләр белән очрашулар гомерне озайта, яңа хис-кичереш­ләр бүләк итә, алга хәрәкәт итәргә мөмкинлек бирә”, – дип уртаклаша ул.

Россия пенсионерлар бер­­легенең җирле бүлек вәкилләре тарафыннан ел саен “Төзекләндерү һәм чәчәкләр үстерү” бәйгесе үткәрелә, аңа нәтиҗәләр сентябрь ахырында ясала.
Нина Новикова әйтүенчә, чаралар оештыруда район җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә.  

Һәркемгә – күңеле теләгән шөгыль
“Атлантида” эшлекле хатын-кызлар клубы, “Илһам” хореография берләшмәсе кебек үк, таныштыруларга мохтаҗ түгел, чөнки анда катнашучылар башкаруындагы концерт номерлары тамашачыларда һәрвакытта соклану уята. Надежда Рычакова коллективка бөтенләй дә бии белмәгән килеш килә. “Һәрчакта һәм һәрнәрсәне булдырып чыга алмаган вакытлар да булды. Кайчакларда хореограф Надежда Гришина безгә көчебездән килмәслек биремнәрне куя, әмма без аны булдырып чыгабыз. Атнага ике тапкыр репетициягә киләбез, чыгышлар алдыннан һәр көнне очрашабыз. Кан басымы, кыенлыклар турында онытабыз, көч арта, – дип сөйли ул. – Моннан тыш, челтәрләп үрү белән шөгыльләнер өчен дә вакыт табам”. 

Россия пенсионерлар берлеге бүлеге эшчәнлегендә тарихи һәм әдәби проектлар аерым урын алып тора. Һәрбер чара – ул үткәннәргә кайту һәм күрелмәгәннәр белән танышу, моңа оештыручыларның җентек­ле әзерлеге ярдәмендә ирешелә. Алар бик күп чыганакларны укып чыгалар, Интернеттан өйрәнәләр, кайчакларда бөтен Россия буенча матбугат басмаларында эзләнәләр. Һәм боларның барысы да әлеге хатын-кызларның эшкә җаваплы каравы аркасында барлыкка килә. Шуларның берсе, Наталья Шәрипова, өлкән яшьтәге кешеләрне берләштерүче район оешмасы төзелгәннең беренче көннәреннән үк анда эшли башлаган. “Җитәкчелеккә Нина Валентиновна килгәч, күп нәрсәләр үзгәрде. Ул гаять күп идеяләргә бай кеше. Без бер генә чараны да “үттеме-үтте” дип тамгалар өчен уздырмыйбыз, һәркайсына күңел җылыбыз­ны бирер­гә тырышабыз”, – ди ул. Һәм чынлап та, “Атлантида”да даими үтүче әдәби кунакханәләргә барганда, Наталья Николаевнаның сүзләренең хак­лыгын аңлыйсың.

Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлегенә нигездә хатын-кызлар йөри, әмма ир-атлар да читтә калмый: Мөбин Әхмәтов – шахмат, ә Николай Евграфов – спорт ярышларында күп тапкыр­лар җиңүче. “Безгә теләге булган һәркем килә һәм җанына ошаган шөгыльне таба ала. Өстәвенә, талантлы булырга кирәк дигән таләпләр юк, – ди Нина Новикова. – Башкаларны өйрәтеп, үзебез дә алгарышка омтылабыз”.
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев