Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Алименттан читләшкән һәм законсыз балык тоткан

Тәтеш районындагы берәү алимент түләмәгәнгә һәм су биологик ресурсларындагы законсыз табыш (балык тоткан) өчен хөкем ителгән.

(Тәтеш, 22 сентябрь, "Тәтеш таңнары"). Тәтеш районындагы берәү алимент түләмәгәнгә һәм су биологик ресурсларындагы законсыз табыш (балык тоткан) өчен хөкем ителгән.
Тәтеш районы прокуратурасы 48 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплаган. Суд аны балаларын тәрбияләргә акча түләмәүдә һәм бер төркем затлар белән алдан килешенү буенча су биологик ресурсларының уылдык чәчелә торган урыннарында законсыз табышта  (балык тоту) гаепле дип таныган.

Хөкем ителүченең балигълык яшенә җитмәгән баласын тәрбияләүгә 2019 елның мартыннан 2019 елның июненә кадәр алимент түләүдән читләшүе судта исбатланган. Өстәвенә ул моңа охшаш хокук бозганы өчен административ җаваплылыкка тартылган булган. Алимент буенча тулаем бурыч 227 мең сумнан күбрәк тәшкил итә. Моннан тыш, ул авылдашы белән алдан килешенеп куеп, су биологик ресурсларыннан балык тоту ятьмәсе белән законсыз табыш (балык тоту) алу гамәлен башкарган. Законсыз табыш нәтиҗәсендә РФ запасларына гомуми суммасы 46750 сумлык зыян китерелгән. Китерелгән зыян сорау алу үткәргән вакытта тулы күләмдә кире кайтарылган. 

Хөкем ителүче үзенең гаебен тулысынча таныган. Суд аны бер ел да алты айга сынау вакыты белән 2 елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән. Ә аның авылдашына карата суд төрендәге 3000 сум күләмендә җинаятчель-хокукый рәвештәге чаралар билгеләнү белән бәйле җинаять эше туктатылган. Авылдашының дәлил булып торган әйберләре, ягъни балык тоту ятьмәсе, юк ителгән, көймә дәүләт карамагына алынган. Хөкем карары законлы көченә кергән.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев