Армиядә хезмәт итү – һәр егетнең бурычы
Кичә Тәтеш районыннан тагын җиде егет чакырылыш буенча хәрби хезмәткә китте.
(Тәтеш, 2 декабрь, “Тәтеш таңнары”). Кышның беренче көне, салкын, иртәнге таң атып килә. Тәтешлеләрнең йорт тәрәзәләрендә утлар кабынмаган әле, ләкин чакырылыш пунктының тирә-юне шау-шу килеп тора: егетләрне Россия Кораллы көчләренә озатыр өчен туганнары һәм якыннары килгән. Аларның уллары, оныклары, дуслары кузгалып китәр алдыннан соңгы минутлар – иң дулкынландыргычы һәм ул бик тиз узып китә.
Чакырылыш пункты диварларында – температураны үлчәү мәҗбүри. Һәм, әлбәттә инде, район башкарма комитеты җитәкчесе Альберт Гасимовтан, районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллиннан мөһим киңәшләр белән яхшы хезмәт итү теләкләре әйтелә.
Даниил Плаксинга 25 яшь, Тәтештә туган, ТР Мәдәният министрлыгында матбугат хезмәте секретаре булып эшләгән.
– Ватан алдында җаваплылык хисләре бар. Армиядә хезмәт итү – безнең илдәге һәрбер ир-егетнең бурычы. Нинди гаскәргә эләгәсемне әлегә белмим, шулай да яңа урыннарны күрер, башка климатик шартларда булыр, башка кешеләр белән танышыр өчен, кайдадыр ерактарак хезмәт итә алсам шат булыр идем, – дип уртаклашты Даниил. – Әтием дә, бабаем да хезмәт иткәннәр. Алар мине бик тә хуплыйлар һәм армиягә баруымны теләделәр.
Чакырылышларның һәркайсы өчен тормышның яңа сынаулары башлана, анда яңа танышулар да, ныклыкны тикшерү дә, ихтыяр көчен һәм холыкны чыныктыру да булачак. Уңышлар сезгә, егетләр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев