Армиядән качкан өчен штраф алырга мөмкин
Илнең Кораллы көчләре сафына көзге чакырылыш башланды.
Без бу хакта районның хәрби комиссары Фәнис Гарифуллин белән сөйләштек һәм аңа берничә сорау бирдек.
– Фәнис Әлфәтович, бу чакырылышта армиягә ничә егет җибәреләчәк?
– Хәрби комиссариатка бирем – 40 тан артык кеше. Барысы да план буенча бара. Ир-егетләр медицина һәм чакырылыш комиссияләрен үтә.
– Быелгы чакырылышның алдагылардан аерылып торган яклары бармы?
– Әйе, бар. РФ Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, гражданнарга чакыру турында хәбәр итмәгән өчен, чакырудан һәм медицина тикшерүеннән качып йөргән өчен штрафлар күләме шактый үзгәрде.
Гражданнарга хәрби комиссариатка яки хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыручы башка органнар чакыруы турында, шул исәптән мондый чакырулар электрон рәвештә кергәндә, хәбәр итмәү; гражданнарга чакыру (чакыру кәгазе) буенча үз вакытында килү мөмкинлеген булдырмау вазифаи затларга – 40 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 350 мең сумнан алып 400 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.
Кодексның 21.5 маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, гражданның хәрби комиссариатның чакыру кәгазендә күрсәтелгән вакытка һәм урынга яки хәрби исәпкә алуны гамәлгә ашыручы башка орган чакыруы буенча җитди сәбәпсез килмәве 10 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф салынуга китерә.
Гражданның федераль закон нигезендә билгеләнгән тәртиптә гаилә хәлен, белемен, эш урынын (уку), вазифасын үзгәртү, теркәлү белән расланмаган яңа урынга күчү турындагы мәгълүматларны хәбәр итмәве бер меңнән биш мең сумга кадәр штраф салуга китерә.
Әгәр граждан чакырылыш вакытында яшәү урыныннан өч айдан артык вакытка китүе турында хәбәр итмәсә, шул исәптән яшәү урыны буенча теркәлү белән расланмаган булса, административ штраф күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Административ хокук бозулар кодексының 21.6 маддәсе нигезендә, гражданнарның медицина тикшерүеннән яки гражданнарны хәрби исәпкә кую комиссиясе юлламасы буенча тикшерү яки чакырылыш комиссиясе юлламасы буенча медицина тикшерүеннән читләшү 15 меңнән 25 мең сумга кадәр штраф салынуга китерә.
Гражданның таныклыгын (хәрби билет урынына бирелгән вакытлыча таныклыкны), хәрби билет урынына бирелгән белешмәләрне, шәхси электрон картаны аңлы рәвештә бозу яки юк итү, шулай ук югарыда санап үтелгән документларны саксыз саклау кодексның 21.7 маддәсе нигезендә өч меңнән биш мең сумга кадәр штраф салуга китерә.
– Фәнис Әлфәтович, күпләр контракт хезмәте шартлары белән кызыксына.
– Гражданнарны контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. 18 яшьтән алып 60 яшькә кадәрге гражданнар контракт төзи ала. Акча белән тәэмин итү күләме турында мәгълүмат хәзер бик күп. Шулай ук Оборона министрлыгының бер тапкыр бирелә торган пособиесе дә бар. Контракт буенча хезмәтне гражданнар махсус хәрби операция зонасында узачак. Илнең Кораллы көчләре сафларында хезмәт үтәргә чакырылган ир-атлар анда бармый.
– Контракт буенча хезмәт итүче гражданнар өчен гамәлдә булган ташламаларга тукталыйк әле.
– Алар сугыш ветераннары таныклыкларын алачак. Аларга ”Ветераннар турында”гы Федераль законда каралган ташламаларның барлык төрләре дә кагылачак. Оборона министрлыгына караган Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары тикшерү һәм дәвалану уза алачак. Федераль бюджет хисабына үз гомерләрен һәм сәламәтлекләрен иминиятләштерә алалар. Бушлай әйберләр һәм кием-салым каралган. Хәрби хезмәткәрләрнең балалары конкурстан тыш оборона, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Росгвардия, ФСБ линиясе буенча югары белем бирү учреждениеләренә керә алачак.
Контракт хезмәте буенча сораулары булган һәркем районның хәрби комиссариатына 8 (84373) 2-50-48 телефоны буенча мөрәҗәгать итә яисә шәхсән үзе килә ала.
фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев