Ассамблея артистлары – авыл кешеләре янында кунакта
Жуково мәдәният йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты артистлары катнашында концерт булды.
(Тәтеш, 2 сентябрь, "Тәтеш таңнары", Энҗе Алимова, Наталья Борисова фотосы). Безнең район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова артистлар, авыл кешеләре алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.
“Күңелгә хуш килерлек номерлар, матур сәхнә киемнәре, артистларның югары башкару осталыгы – боларның барысы да концертны онытылмаслык бәйрәмгә әверелдерде”, – дип уртаклаштылар авыл кешеләре.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев