Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы

Ата-аналар үрнәк булырга тиеш

Педагоглар юл иминлеге һәм балаларның юл-транспорт имгәнүен кисәтү өлкәсендә эшләүнең әһәмиятле төрләрен куллану турында сабыйлар тәрбияләнә торган гаиләләр белән фикер алыштылар.

(Тәтеш, 4 декабрь, “Тәтеш таңнары”).

– Балаларны юлда үз-үз­ләрен имин тоту буенча тәр­бияләү проблемасы бик мөһим, – диде район башкарма коми­тетының мәгариф бүлеге начальнигы урынбасары Дарья Ромашкина, чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итеп. – Балалар бакчалары педагогларының әлеге өлкәдәге бәяләп бетергесез тәҗрибәсе, эшләнмәләре күпләр өчен балаларны урамда үз-үзләрен имин тоту кү­некмәләренә өйрә­түгә тагын бер файдалы алым булачак.  
Казан шәһәрендә “Юл хә­рә­кәте иминлеге” ­ДБУ­ның Буа территориаль ида­рәсе бүлегенең профилактика бү­леге әйдәп баручы белгече Лилия Вахитова балаларның юл-транспорт имгәнүе алуы турында сөйләде:   

– Аянычлы статистиканы мисал итеп китерәм. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча, республикабыз юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 364 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, анда 11 баланың гомере өзел­де һәм 384е имгәнүләр алды.  Җәяүле балалар катнашында 169 юл-транспорт фаҗигасе килеп чыккан, анда 2се як­ты дөнья белән хушлашкан һәм 171е җәрәхәтләр алган. Һәм без, өлкәннәр, барыбыз да әлеге саннар артында балаларыбызның язмышлары, аларның ки­ләчәге, ә кемдер өчен, ни аяныч, аның инде юклыгын яхшы аңлыйбыз. Балалар арасында, мәктәпкәчә яшьтән алып, юл-транспорт һәлакәтен профилактикалау буенча педагоглар һәм ата-аналар белән бердәм рәвештә эшләргә кирәк.    

Сабыйларның ата-аналарына юл хәрәкәте иминлеге буенча компьютерда тест узарга тәкъдим ителде, һәм кайбер сорау­лар, алар әйтүенчә, җи­ңелләрдән булмады. Аннары шушы ук биремнәрне чакырылган педагоглар да эшләделәр. 

Юл хәрәкәте кагый­дә­­лә­ре театрында балалар һәм ата-аналар катна­шында “Пушинканың юл маҗа­ралары” мини-спек­так­ле тәкъдим ителде. 

Ата-аналарның уртак әң­гәмәдә ничек итеп юл хә­рә­кәте иминлеге ­темасына мульт­фильм уйлап ­чыгара алуларын ата-аналар онлайн чаты күрсәтте. “Балалар бакчасына баруда син имин юлны төзергә онытма!” дәресендә балалар рәсемнәр ясап, үзлә­ренең өйдән балалар бак­часына бару юлын тасвирладылар, аларга нинди юл тамгалары очравы хакында сөйләделәр. “Мин юл хәрәкәте ка­гый­дәләрен рәсемгә ясыйм” дигән виртуаль күр­гәзмәдә балаларның рә­семнәре ши­гырь­ләр белән дә үрелеп барды. “Җәяүленең иминлеге – яктылык модасы” дигән мода күр­сәтүдә нәниләрне көчле алкышлар белән каршыладылар. Са­бый­ларның әти-әниләре һәм педагоглар юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүдә ­ярыштылар.       

Район башкарма ко­ми­­теты­ның мәгариф бү­леге методис­ты ­Татьяна По­лита­вина семинарга йом­гак ясады, ә кунак­лар анда күргәннәрнең күбесен үз­лә­ре­нең эшчәнлекләрен­дә  кулланачак­лары хакында уртаклаш­тылар. 

– Балалар белән юл хәрә­кәте кагый­дәләрен үтәү мәсь­әләсендә ­ата-аналар үрнәк булырга тиеш, шу­­ңа күрә аларга зур җа­вап­­­лылык йөкләнә, – дип ассызыклады “Башаккай” балалар бакчасы мө­дире Ольга Похлебкина. – Педагогларның бурычы – кагыйдәләрне, шулай ук урамда үзләрен имин тоту күнекмәләрен ныклап һәм аңлаешлы итеп өйрәтүдә гаиләнең абруен иң югары дәрәҗәдә файдалану, без моны сабый­ларның ата-аналары белән бергәләп үзебезнең эше­бездә кулланабыз да.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев